Техниканы – кышкы саклауга
Алексеевск районының агропромышленность комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча конкурс узган атнада булып узды. Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләүне тикшерү төп бурычы булган чара авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов боерыгы нигезендә республиканың барлык районнарында 10 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр үткәрелде. Алексеевск районында...
Алексеевск районының агропромышленность комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча конкурс узган атнада булып узды.
Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләүне тикшерү төп бурычы булган чара авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов боерыгы нигезендә республиканың барлык районнарында 10 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр үткәрелде.
Алексеевск районында конкурс 13 октябрьдә булды. Составына Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Р.Шакиров, Дәүләт техника күзәтчелеге начальнигы Фәнис Бакиров, Россия техника күзәтчелеге җитәкчесе Фәнис Хамматгалиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе инженеры Юрий Михайлов һәм агроном Сергей Турнин кергән эшче комиссия барлык милек формасындагы сигез хуҗалыкны, шул исәптән «Красный восток», "Ясная поляна" ЧҖҖ, "Нива" ЧҖҖ бүлекчәләрен, "Родина" колхозын карадылар. Тикшерү йомгаклары буенча 1нче призлы урын "Родина" колхозына (җитәкчесе И.Әхмәтов) бирелде. Юрий Михайлов билгеләп үткәнчә, бу колхозда белгечләр һәм механизаторлар алларына куелган бурычларын үтәүгә намуслы карадылар.
Икенче урында-"Ясная поляна" ЧҖҖның "Рассвет" бүлекчәсе. Анда булган бөтен техника ГОСТ нигезендә саклауга куелды, машина утары территориясендә тәртип урнаштырылды һәм инде культиваторларны ремонтлауга керештеләр. Комиссия әгъзалары "ВЗП-Северное Алексеевское" ЯАҖ хуҗалыкларын һәм "Учхоз" ЧҖҖны да уңай яктан билгеләп үттеләр.
Һичшиксез, теләсә кайсы эшнең уңай яклары да, тискәре яклары да бар, шуңа күрә күп кенә хуҗалыклар шелтәләр алдылар, аларны, тикшерү барышында билгеләп үтелгәнчә, суыклар башланганчы бетерергә кирәк. Урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң барлык бөртекле ашлык урып-җыю һәм терлек азыгы чабып җыю комбайннарын тәртипкә китереп, кышкы саклауга куярга кирәклеге турында да искә төшереп үтелде.
(Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе материаллары буенча)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев