ТР Президенты: «ИҢ МӨҺИМЕ бизнесТА ЯЛГЫШМАУ»
4 апрельдә Олы көн алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызда булып китте.
Президент вертолеты "Алга" колхозы территориясенә килеп төште. Биредә Рөстәм Миңнехановны, аны озата баручы республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән район башлыгы Владимир Козонковны районның эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, фермерлар каршылады.
Владимир Константинович Президентка кыскача гына чәчү мәйданнары структурасы, язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде. Алар килгән вакытка соңгы сабан культураларының 40 проценты һәм бөртекле сабан культураларының яртысыннан күбрәге чәчелгән иде. Эшләр "КШ-Агро"да, "Родина", "Алга" колхозларында, "Элита" ЧҖҖ һәм "Нива" ЧҖҖ хуҗалыкларында уңышлы бара. Район башлыгы төп эшләр, һава торышы мөмкинлек бирсә, атна дәвамында тәмамланачак, дип ышандырды. Басуларда 260 трактор һәм 13 чәчү комплексы эшли. Районда язгы кампаниянең гомуми бәясен Владимир Козонков 360 млн. сумга бәяләде.
Республика башлыгы райондагы гомуми хәлне начар түгел дип бәяләде.
-Иң мөһиме - нәти-җәле эшләү, дым сак-лау, аерым игътибарны икътисадка юнәлтү. Нинди бизнесның аеруча күп керем китерәчәген санап чыгарырга кирәк, - дип мөрәҗәгать итте аграрийларга Президент. Шуннан соң ул: "Үз продукцияңне Казанга илтеп сатарга кирәк, анда озакламый Агропромпарк ачылачак, - диде. - Һәр районның сату мөмкинлеге булачак". Шулай ук авыл хуҗалыгы техникасының искерүен дә әйтеп китте.
- Ул киләсе елда, Универсиада үткәргәннән соң хәл ителәчәк, - дип ышандырды Рөстәм Миңгали улы.
Очрашу азагында Президент сорауларга җавап бирде. Атап әйткәндә, Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы Тамара Иванованың гаилә фермаларына моннан соң да ярдәм итү мөрәҗәгатенә Рөстәм Нургали ул хөкүмәтнең шәхси ярдәмче хуҗа-лыклар һәм гаилә фермасына карата бөтен йөкләмәләр үтәләчәк, диде. Аннары барысына да эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм христиан динен тотучыларны Пасха бәйрәме белән котлады.
P.S.:Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча язгы чәчүнең яртысы диярлек тәмамланган. Бөртекле сабан ашлыгы мәйданнарның 60 процентында чәчелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев