Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю көндәлеге

Район хуҗалыклары 26 июльгә барлыгы 10616 гектар бөртекле культураларны җыеп суктырдылар. Җәмгысе 17505 тонна ашлык суктырылды. Шуның белән бергә уңышлылык һәр гектардан 16,5 ц тәшкил итте. Планга карата мәйданнарның 24 проценты урып-җыелды. Уңышлылык һәм тулай ашлык җыю буенча хуҗалыклар арасында "Родина" һәм "Алга" колхозлары лидер булып калалар, аларда барлык бөртекле...

Район хуҗалыклары 26 июльгә барлыгы 10616 гектар бөртекле культураларны җыеп суктырдылар. Җәмгысе 17505 тонна ашлык суктырылды. Шуның белән бергә уңышлылык һәр гектардан 16,5 ц тәшкил итте. Планга карата мәйданнарның 24 проценты урып-җыелды.
Уңышлылык һәм тулай ашлык җыю буенча хуҗалыклар арасында "Родина" һәм "Алга" колхозлары лидер булып калалар, аларда барлык бөртекле культураларның уңышлылыгы гектардан 20 центнердан артык тәшкил итә. Урып-җыю мәйданнары буенча беренче урында-"Колос-Горка" ЧҖҖ (41%), аннан соң "Трио"ЧҖҖ (38%), "Алга" (36%) һәм "Родина (35%) колхозлары бара. Бишлекнең ахырында "Элита" ЧҖҖ (28%) сөйрәлә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Сергей Турнин сүзләренә караганда, тулаем алганда, Алексеевск районы актив эш алып бара, басуларда 94 комбайн эшли, алар мәйданнарның 24 процентын урып-җыйдылар, республика буенча бу күрсәткеч 14,7% тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев