Урып-җыю саннарда һәм затларда
Район җитәкчесе Сергей Демидов быелгы урып-җыюда алда баручы комбайнчыларны бүләкләде.
Урып-җыю алдынгылары булып: Александр Чубаков, Алексей Султанов, Рәшит Бикмөхәмәтов, Аркадий Павлов, Олег Рогожкин, Дмитрий Чайкин, Виктор Рогожкин, Пётр Зайцев, Әнәс Мөхәммәтҗанов, Александр Чинарёв, Алмаз Шиһапов, Ринат Сыйтдиков, Иван Захаров, Владимир Тюкарёв, Владислав Васильев, Ильяс Садыйков, Галим Хасыйбуллин һәм Фердинанд Вәлиев тора.
Кырлада кызлар да эшли. Алар турында газетабызның киләсе санында тулырак сөйләрбез.
Комбайнчылар төрле төр техникаларда эшли: кемнәрдер «Дон» комбайннарында, кемнәрдер «Лексион»ннарда, кайберләре «Кейс» лар белән идарә итә. Суктыру нәтиҗәләренә менә шулар йогынты ясый да инде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыгы безгә хәбәр иткәнчә безнең Алексеевск районы Чистай, Тәтеш, Буа һәм Сарман районнары белән беррәттән күрсәткечләре буенча иң яхшы районнар арасында бара.
Һава торышының искиткеч әйбәт торуы, урып-җыюны нәтиҗәле алып барырга ярдәм итә, безнең игенчеләр һәр яңа туган көнне, һәр минутны кулларыннан ычкындырмаска тырышалар. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә урып-җыюда уңышлар телибез.
Хуҗалыклар арасында алда баручылар да, артта калучылар да бар. Алда баручы предприятиеләр арасында – Алексеевск халык предприятиесе, “Алга” һәм “Родина” колхозлары.
Ә менә «ВЗП Биләр», КВ-Агро Северныйга әле тырышырга кирәк булачак, чөнки алар урып-җыю буенча әлегә артта бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев