Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

Бу дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясе тарафыннан булдырылды. Традиция буенча бу көнне дәүләтләр-БМО әгъзалары җәмәгатьчелеккә бу юнәлештә эшләнгән илкүләм чаралар турында хәбәр итәләр. Менә инде биш елдан артык районда шулай ук коррупциягә каршы тору буенча комиссия эшли. Шул уңайдан җәмәгать урыннарында: "Карусель" әйберләр базарында, теркәү палатасында һәм үзәк район...

Бу дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясе тарафыннан булдырылды. Традиция буенча бу көнне дәүләтләр-БМО әгъзалары җәмәгатьчелеккә бу юнәлештә эшләнгән илкүләм чаралар турында хәбәр итәләр.

Менә инде биш елдан артык районда шулай ук коррупциягә каршы тору буенча комиссия эшли. Шул уңайдан җәмәгать урыннарында: "Карусель" әйберләр базарында, теркәү палатасында һәм үзәк район хастаханәсе поликлиникасында "хәбәрдарлык әрҗәләре" урнаштырылган. Алар ярдәмендә алексеевскилылар ришвәт алучылар яки коррупциянең башка күренешләре турында хәбәр итә алалар. Алар турында "кайнар линия" телефоннары буенча да сөйләргә мөмкин: 2-49-43 (район прокуратурасы), 2-43-98 (район эчке эшләр органнары), 2-42-50 (башкарма комитет).
Моннан тыш, әлеге дата уңаеннан белем бирү учреждениеләрендә (бистәдә дә, авылларда да) чаралар оештырыла, китапханәләрдә җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы көрәшенә багышланган күргәзмәләр әзерләнде. Бу явызлыкның тамырын уртак тырышлык белән генә корытырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев