Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

9 май – Хәтер көне

Алексеевскилылар Ватаныбызны фашист басып алучыларыннан азат итүнең чираттагы 67 еллыгын, һәрвакыттагыча, тантаналы төстә һәм бәйрәмчә билгеләп үттеләр. Бистә мәктәпләре, аграр колледж, тынлы оркестр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре катнашкан Җиңү парады, һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында митинг, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Җиңүне яулаган бөтен кешегә рәхмәт сүзләре, бер минут...

Алексеевскилылар Ватаныбызны фашист басып алучыларыннан азат итүнең чираттагы 67 еллыгын, һәрвакыттагыча, тантаналы төстә һәм бәйрәмчә билгеләп үттеләр.
Бистә мәктәпләре, аграр колледж, тынлы оркестр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре катнашкан Җиңү парады, һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында митинг, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Җиңүне яулаган бөтен кешегә рәхмәт сүзләре, бер минут тын тору, район мәдәният йортында ветераннар өчен дәһшәтле кырыгынчы елларга багышланган концерт-спектакль һәм "Огонек", спорт эстафеталары, "Аҗаган" һәм марафон, асфальтка рәсем ясау, мәдәни программа һәм бәйрәм салюты-боларның барысы да тагын бер елга хәтердә калачак. Чөнки нәкъ менә шул бәйрәмгә һәрвакыт әзерләнәләр һәм ул көнне ветераннарыбыз да көтеп алалар. Алар өчен һәм безнең барыбыз өчен дә бу шатлык, җан әрнүе һәм ул ерак вакыйгалар турында истәлекләр белән тулган үзенчәлекле көн.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев