Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

«Бүген бирегә барыбыз да бергә җыелу нинди әйбәт...»

Аграр колледжда Студентлар көнен бәйрәм итүгә җитди, фәнни якын килделәр. "Шәхесне социализацияләүдә студентлар үзидарәсенең роле" исемле студентлар форумын оештырып, аңа Казан федераль университетында укучы якын һәм ерак чит ил студентларын чакырдылар. Форум эше башланыр алдыннан кунаклар өчен колледж буйлап экскурсия оештырылды, аларга заманча җиһазлар, лабораторияләр, компьютер сыйныфлары күрсәтелде, боларны күреп,...

Аграр колледжда Студентлар көнен бәйрәм итүгә җитди, фәнни якын килделәр. "Шәхесне социализацияләүдә студентлар үзидарәсенең роле" исемле студентлар форумын оештырып, аңа Казан федераль университетында укучы якын һәм ерак чит ил студентларын чакырдылар.

Форум эше башланыр алдыннан кунаклар өчен колледж буйлап экскурсия оештырылды, аларга заманча җиһазлар, лабораторияләр, компьютер сыйныфлары күрсәтелде, боларны күреп, КФУ студентлары таң калды.
Актлар залында тантаналы ачылыштан соң форумда катнашучылар- колледж активистлары һәм кунаклар 5 секция эшен башлап җибәрделәр, аның барышында хәзерге студентлар алдында торучы актуаль мәсьәләләр: тарихның роле, аның киләчәк һәм традицияләр белән бәйләнеше, шулай ук район кулинария эше тарихы һәм традицияләре тикшерелде.
Ә "Тарих, хәзерге заман, химия. Алексеевск районы" секциясендә химик тәҗрибәләрдән тыш анда катнашучыларны якташларыбыз-дөнья химия тарихына фамилияләре язылган галим-химиклар А.Арбузов һәм А.Бутлеровларның тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштырдылар. "Татарстан Республикасы шартларында фермер хуҗалыгының традицион булмаган формаларын эзләү" секциясендә катнашучылар терлекчелекне үстерүгә стандарт булмаган якын килү мәсьәләләрен тикшерделәр, атап әйткәндә, тәвә кошын үстерү буенча республика тәҗрибәсе каралды. "Патриотик, физик тәрбияләү методологиясе" секциясендә "Йолдыз" эзләү клубы, "Форпост" хокук тәртибен саклау хәрәкәте һәм студентларны физик тәрбияләү тәҗрибәсе тәкъдим ителде. "Булачак белгечләрне үстерү һәм социализацияләү өчен мәгълүмати-коммуникацион техно-логияләрне куллану" секциясендә уку процессында заманча компьютер технологияләреннән файдалану, кеше тормышында социаль челтәрләрнең роле һәм аның белгеч буларак формалашуы тикшерелде.
Колледжга дәрәҗәле кунак булып килгән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, форумга йомгак ясап, студентларны бәйрәм белән котлады һәм аларга студент елларын файдалы итеп үткәрүләрен теләде: "Бу елларны сез шатланып искә алырлык итеп үткәрергә тиешсез", - диде ул. Сезнең колледж-республикада иң яхшыларның берсе, сездән хәтта ВУЗ студентлары да көнләшә. Сез моннан яхшы белгечләр булып чыксагыз иде. Вакытыгызны бушка уздырмагыз, укыгыз, тормышта кирәге чыгачак!"
Үз чиратында кунаклар, КФУ студентлары, җылы кабул иткән өчен зур рәхмәт әйттеләр һәм КФУның чит ил студентлары һәм аспирантлары советы эшчәнлеге турында сөйләделәр. "Безгә сездә бик ошады, тагын очрашырбыз, дип уйлыйм, һәм безгә ерак чит илләрдән күбрәк егет-кызларны алып килергә мөмкин булыр. Форумга килгәндә, ул бик файдалы булды, чөнки яшьләр һәркайда бертөрле, аларның проблемалары да бертөрле", - дип форум турында үз фикерен әйтте Казахстан гражданкасы, КФУның 2 курс студенткасы Евгения Литвинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев