Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Җиңү көне анонсы

Җиңү көне хөрмәтенә быел да күптәнге гадәт буенча Җиңү парады һәм күп кенә чаралар оештырылачак.

Иртәнге 8дә ветераннар "Апельсин" кафесына чәй эчәргә җыелачак, аннан аларны халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре парад урынына озатып куячак.


Җиңү парады 8.25 минуттан 8.50гә кадәр дәвам итәчәк. 8.50дән 9.00га кадәр Воскресенск чиркәвендә Ватан һәм халык өчен һәлак булган сугышчылар рухына дога кылыначак. Аннан митинг булачак, бирегә җыелучылар алдында район башлыгы Владимир Козонков, район җитәкчеләре, районның ветераннар советы рәисе, укучылар чыгыш ясыячак.


Тантаналы өлештән соң, 11.30да район мәдәният йортында бәйрәм концерты башланачак. Шул ук вакытта эстафета һәм мини-марафон үтәчәк. Бәйрәм көненең беренче яртысы ветераннар өчен "Огонек" белән тәмамланачак.


Кич белән 18.00дан 19.00га кадәр Чиркәү каршында асфальтта балалар акшар белән рәсем ясарга чакырылалар. Шул ук вакытта бистәнең икенче мәктәбе стадионында халык күңел ачуы башланачак, анда теләге булган бөтен кеше чакырыла. Район кешеләрен һәм кунакларын ачык сәхнәдә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышлары көтә. Гадәттәгечә эчемлекләр, туңдырма, шашлык сату оештырылачак. Бәйрәм 22.00 да фейерверк җибәрү белән тәмамланачак.

* * *

- Җиңү көнендә ветераннарны бәйрәм чарасына һәм кире өйгә ташу өчен автотранспорт биреләчәк;
- иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр "Кама" кинотеатрыннан хәрби-патриотик темага музыка яңгырап торачак;
- митинг вакытында һәйкәл янында хәрби-кыр кухнясы урнаштырылачак, теләге булган бөтен кеше фронт боткасы ашый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев