Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Исеме алмашынды, ә бурычлары шул ук...

10 ноябрьдә Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышланган һөнәри бәйрәм билгеләп үтелде. Календарьдагы бу дата, хокук саклау хезмәтенең уңышлары һәм кыенлыклары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге начальнигы, полковник Александр Солдатов белән әңгәмә. - Александр Алексеевич, исемегез яңа булуга да карамастан, халыкның күп өлеше сезнең хезмәтне элеккечә...

10 ноябрьдә Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышланган һөнәри бәйрәм билгеләп үтелде. Календарьдагы бу дата, хокук саклау хезмәтенең уңышлары һәм кыенлыклары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге начальнигы, полковник Александр Солдатов белән әңгәмә.

- Александр Алексеевич, исемегез яңа булуга да карамастан, халыкның күп өлеше сезнең хезмәтне элеккечә үк милиция дип атый...
- Әле 1715 елда ук Россиядә ПетрI булдырган җәмәгать тәртибен саклау хезмәте баштан полиция дип атала, бу грек теленнән тәрҗемә иткәндә "дәүләт белән идарә итү" дип атала. Ә 1917 елның 10 ноябрендә, Октябрь революциясеннән соң РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты карары белән революцион җәмәгать тәртибен саклау өчен эшче милициясе төзелә. Баштан ул җирле Советлар карамагында була, аннары Эчке эшләр Халык комиссариаты структурасында тора, ә 1946 елдан Эчке эшләр министрлыгына тапшырыла.
Бәйрәм озак еллар Милиция көне дип атап йөртелде, ләкин 2011 елның мартыннан "Полиция турында"гы яңа закон үз көченә кергәннән соң элеккеге исеме искерде һәм аңа алмашка яңасы-Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре көне дигән исем килде.
- Ләкин бит вазыйфаларыгыз барыбер үзгәрмәде?
- Әлбәттә инде, юк. Эчке эшләр министрлыгының эшләүчеләр составы һаман шулай гражданнарыбызның тормышы, сәламәтлеге, иҗади хезмәте сагында тора, дәүләт һәм җәмгыятьне Закон бозучыларның җи-наятьчел кул сузуларыннан саклый.
- Соңгы вакытның (узып баручы елның) аеруча нинди яңгыравыклы җинаятьләре исегездә калды?
- Бу - районыбыз территориясендә, шулай ук күршеләрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән мөгезле эре терлек урлау чылбырын өзгән бер төркем мал урлаучыларны тоту. Оештырылган төркем эзенә төшкәнче берничә ай дәвамында һәртөрле версияләр уйлап каралды, бер өем запрослар тикшерелде. Ләкин полицийскийларыбызның профессиональлеге аркасында аның җинаять урынында тотылган (бу төн засадада утырмыйча һәм атуларсыз гына узмады) барлык әгъзалары суд каршына бастылар. Чегән милләтеннән булган тагын бер төркем шундый ук кәсеп белән шөгыльләнде, ләкин бу төркем өчен инде атлар симез калҗа булды, алар авыл җирлекләре кешеләренең шәхси йортларыннан тоталар да алып китәләр иде. Бу юлы да аларны тотканда корал кулланырга туры килде. Мондый урлаулар кешеләрнең үзләренең гамьсезлеге аркасында килеп чыкты.
- Җинаятьләрне ачудан кала тагын нинди мәсьәләләргә аерым игътибар бирелә?
- Тулаем республика һәм безнең район территориясендә ешаеп киткән социаль характердагы мошенниклык тынгы бирми. Соңгы вакытта һәртөрле ысуллар, шул исәптән "МММ" пирамидасы белән алданган кешеләрнең гаризалары тулып ята. Кешеләр нишләптер, бушлай сыр тычкан тәбәсендә генә була, дигән гап-гади хакыйкатьне онытып җибәрәләр. Полициянең икътисад блогы хезмәткәрләренә кайчак җиңел генә биргән акчаларын зыян күрүчеләргә кире кайтару өчен гаять зур тырышлык куярга туры килә. Татарстан шәһәрләрендә һәм авыл районнарында 1 мең һәм 5 мең сумлык ялган акчалар йөрүе зур борчылу тудыра.
Шулай ук иң башны авырттырган темаларның берсе-яшьләр арасында киң тарала торган наркотиклаштыру проблемасы. Ни кызганыч, ул Алексеевск районын да читләтеп үтмәде. Ел саен безнең бүлек хезмәткәрләре көче белән мең квадрат метрдан күбрәк мәйданда кыргый киндераш юк ителә. Быел наркотик матдәләрне саклаган өчен җинаять җаваплылыгына районның берничә кешесе тартылды инде, бүген тагын бер кеше суд хөкемен көтә. Әле тагын берничә кеше марихуана кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Исерек килеш өйдә җәнҗал кубарырга яратучылар зур мәшәкатьләр тудыралар, бу хәл кичке вакытка хас. Мондый оператив чакыруларга үз кешеләрен биш бармагы кебек белүче зона участок уполномоченныйлары бара. Шулай булгач, арыганлыктан эчеп куюы андый бозучылар өчен соңыннан административ кулга алу белән тәмамланучы кулга алынганнар бүлмәсендә кунып чыгу белән тәмамлана яки урынга якында гына йөреп торучы ведомстводан тыш каравыл бүлеге наряды бара. Моннан тыш, ведомстводан тыш каравыл бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тәүлекнең караңгы вакытында бистәдә җәмәгать тәртибе саклана. Монда да урамда өлкәннәрдән башка гына йөрүче яшүсмерләр турында әйтми калдыру ярамас. Бары тик соңгы 10 айда гына да балигь булмаган балаларын урамга бик соң чыгарып җибәрүче һәм ул балаларны хәзерге урамның нәрсәгә өйрәтүе турында онытып җибәрүче илледән артык ата-ана административ җаваплылыкка тартылды.
Соңгы елларда халык белән эшләү дә мөһим урын алып тора. Безнең бүлектә килүчеләр өчен бүлмә эшли, анда гражданин булган хәл турында тыныч кына гариза яза ала. Анда процессуаль документларның барлык үрнәкләре, безгә гаризаны грамоталы итеп язарга мөрәҗәгать итүче һәркемгә булышучы юридик әдәбияттан өземтәләр бар. Бина оргтехника һәм кирәкле мебель белән җиһазландырылган. Гомумән алганда, безнең бүлек эшчәнлеге турында теләсә кем район сайтындагы яңалыклардан белә ала.
- Миңа мәгълүм булганча, кайбер хезмәткәрләрегез "кайнар нокта"ларда командировкаларда да булып кайтты...
- Чыннан да, берничә полицийский Төньяк Кавказ төбәгендә лаеклы хезмәт итеп сугышчан бурычын профессиональ үтәгәне өчен өйләренә бүләкләр белән кайтты. Ә 2013 елда республика башкаласында хезмәткәрләребезгә башка хезмәтләр белән беррәттән Универсиаданы үткәрү чорында, тагын бер елдан Сочи шәһәрендә узачак Олимпия уеннарында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итәргә туры киләчәк.
Хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, ышанычлы гаилә тылы һәм җинаятьчел катаклизмнарның мөмкин кадәр азрак булуын телим.

Гөлнара КӘРИМОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев