Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Какшамас традицияләр

Җиңү көне - менә 69 ел инде илебездә иң яраткан һәм озак көтелгән бәйрәм, аны эре шәһәрләрдә дә, авылларда да билгеләп үтәләр. Бу яктан безнең район да искәрмә булып тормый.

Район үзәгендә традиция буенча бәйрәм парадтан башланды, анда ветераннар һәм районның күп санлы кешеләре алдыннан Казаков урамын тутырып тынлы оркестр, полиция хезмәткәрләре, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, белем бирү учреждениеләре укучылары узды. Яшьләрнең марш атлый һәм саф җырларын җырлый алуларына махсус жюри бәя бирде. Бөтен нәрсә буенча фикер йөртсәң, моны эшләү җиңел булмаган, чөнки һәр отряд ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре алдыннан яхшырак узарга тырышты. Беренче тапкыр үзләренең әләмнәре астында һәм хәрби киемнәрдән биләрлеләр - якташлары, "Дан" орденнарының тулы кавалеры Михаил Шляпников исемен йөртүче "Яшьармиячеләр" клубы әгъзалары үтте. Медальләрен җемелдәтеп, спортчылар узды. Парадта иң соңгылар булып аграр колледж студентлары барды, алар ДОСААФ хезмәткәрләре белән берлектә автомобильне бәйрәмчә бизәгәннәр, мопедлар җәлеп итте, ә үзләре сугыш елларындагы солдат һәм офицер киемнәре кигән иделәр.


Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митингта район башлыгы Владимир Козонков, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның алексеевскилыларга котлавын укыган Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе начальнигы Эльмира Зарипова һәм ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков Мәңгелек ут янында район үзәге кешеләренә мөрәҗәгать иттеләр. Бер минут тын торганнан соң кешеләр, сугыштан кайтмаган якташлары истәлеген хөрмәтләп, һәйкәлгә чәчәкләр куярга елга булып агылдылар. Митинг тәмамланганнан соң ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм теләге булган бөтен кеше өчен бәйрәм концерты булды, анда җыр һәм биюләрдән тыш, фаҗигале һәм чынлыгы белән таң калдырган сугыш еллары вакыйгасы җәелеп китте. "Радужная фантазия" халык театры коллективы ул елларның коточкыч хәлләрен күрсәттеләр, аларда дуслыкка һәм мәхәббәткә дә урын күп иде. Биредә үк Роман Королевның "Алексеевск геройлары" фильмыннан өзек тәкъдим ителде, анда ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре сугыш елларындагы тормышлары турында сөйләделәр. Бу көнне шулай ук спорт чаралары: җиңел атлетика эстафетасы һәм йөгерү ярышлары үткәрелде. Кич белән асфальтта рәсемнәр конкурсы булды. Күп кенә эшләр арасында район үзәгенең 1нче мәктәбе укучысы Чулпан Мирзагалиеваның картинасы аерылып торды, ул тел-теш тидермәслек төгәллек белән фронтовик карт бабасының кулына улын тотып төшкән портретын ясаган. Бәйрәм итү күңелле концерт белән төгәлләнде, биредә матур итеп бизәлгән сәхнәдән артистлар күтәренке кәеф тудырдылар, ә ялт-йолт итеп торган фейерверк шушы гаҗәеп май ае көненә нокта куйды.

Алексей ВАНГАЕВ


* * *


Җиңү көне - бу дөньяның яңадан туган көне. Яз сулышы белән бергә зур бәйрәм - Җиңү көне билгеләп үтелә. Әйе, 9 май - Җиңү бәйрәме. Илебезгә тынычлык алып килгән иң куанычлы көн. Ел саен бу көн шатланып та, моңаеп та, зур дулкынлану белән бәйрәм ителә.


Бу көн Зур Тигәнәле авылы халкы өчен икеләтә сөенечле булды. Беренчесе - 9 май - Җиңү көне булса, икенчесе - нәкъ менә шушы көнне яңа һәйкәл ачылу тантанасы.


Җиңү мәйданында патриотик һәм сугыш тематикасын чагылдырган җырлар агылды. Мәйдан бәйрәм үткәрү өчен барлык реквизитлар белән бизәлгән. Халык мәйданга җыела. Мәйданда ветераннар утырып тору өчен урындыклар әзерләнгән. Сәхнәдә - авыл, район һәм шәһәр җитәкчеләре, бәйрәмне алып баручылар.


Бәйрәмне башларын салганнарның рухларын шатландырып Зур Тигәнәле авылының мәчете имам-хатыйбы Җәмил хәзрәт дога белән ачып җибәрде.


Сүз авыл җирлеге башлыгы Зарипов Рашат Әбүбәкер улына бирелде:


- Без, яңа буын кешеләре, ләкин шушы дәһшәтле сугышларда башларын салган шәһитләрнең, яудан исән-сау кайтып, илне кабат торгызуда үзләрен аямаган ветераннарыбызның, тылда көнне-төнгә ялгап, тир түккән авылдашларыбызның батырлыгын буыннан-буынга тапшырып, исемнәрен мәңгеләштерү безнең олы бурычыбыз булып тора. Безнең авылдан сугыш кырларына 317 кеше озатылган. Шулардан бары 157сенә генә кире әйләнеп кайтырга насыйп була. Менә шушы каһарман авылдашларыбыз истәлегенә, бүген Бөек Җиңүнең 69 еллыгы бәйрәме көнендә яңа һәйкәл ачыла. Яңа һәйкәл төзетү инициативасын авылдашыбыз Зарипов Ралиф Кәрим улы тәкъдим итте һәм аны район хакимияте хуплап алды. Шушы җитәкчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, бүген безнең каршыбызда мәһабәт һәйкәл пәйда булды. Ә һәйкәлнең тирә-юнен агачлар һәм чәчәкләр белән матурлауда авылдашыбыз, Казан шәһәренең яшелләндерү тресты җитәкчесе Җаббарова Роза Шәрифулла кызы, һәйкәл тирәсендәге мохитне төзекләндерүдә Алексеевск юл төзүчеләре зур өлеш кертте.


Хөрмәтле район администрациясе, Владимир Константинович, Ралиф Кәрим улы, Фоат Вәли улы, Роза Шәрифулла кызы, батырлар исемен мәңгеләштереп, сез киләчәк буыннарга яхшы сабак һәм истәлек калдырасыз, сезнең бу хезмәтләрегез башкаларга да үрнәк булсын иде. Сезгә бу зур эштә ярдәм итүегез өчен авыл җирлеге коллективы һәм авыл халкы исеменнән чиксез зур рәхмәтләремне җиткерәм. Хөрмәтле авылдашлар, кайткан кунаклар барыгызны да Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм, дөньяларга тынычлык, илләргә иминлек, гаиләләргә бәхет телим.


Аннан сүз районнан килгән кунак Рәфкат Җәүдәт улы Мифтаховка бирелде:


- Хөрмәтле ветераннар, тылда хезмәт иткән апалар, абыйлар! Без сезнең алда баш иябез. Сезнең якыннарыгыз, әтиләрегез, абыйларыгыз яу кырларында сугышса, сез җир сөрдегез, чәчтегез, сукаладыгыз, тылда икмәк җитештереп, сугышка озаттыгыз. Аларга җылы оек-бияләйләр бәйләдегез, җылы хатларыгыз белән тәннәрен генә түгел, җаннарын да җылыттыгыз. Шулай сез Җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт Сезгә! Аяз күк йөзе, саулык-сәламәтлек телим. Олы яшьтәге апалар, абыйлар сезгә зур үтенечем бар. Шул вакыттагы дәһшәтле еллар турында күбрәк яшь буынга, оныкларыгызга сөйләсәгез иде. Безнең төп бурычыбыз - бу елларны беркайчан да онытмау.


Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 69 ел узса да, бу дәһшәтле көннәрне онытырга беркемнең дә хакы юк!


Бәйрәм белән котлау өчен сүз Ралиф Кәрим улына, ветераннар оешмасы рәисе Гөлсирә апага бирелде. Алар авыл халкын шушы зур бәйрәм белән котладылар. Алдагы киләчәгебез якты, матур, тыныч, бәрәкәтле булуын теләделәр.


Бәйрәмнең икенче өлешен мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт дәвам иттерде.


Аннан соң сугыш кырында ятып калганнар, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар, инде олы яшькә җитеп, гүр иясе булган ветераннар өчен бер минутлык тынлык игълан ителде. Авыл халкы сугышта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр куйдылар.


Сугыш - кешелек өчен зур фаҗига, һәр сугыш үлем, бәхетсезлек, ятимлек китерә. Сугыш кабатланмасын, җирләр янмасын, гомерләр өзелмәсен иде!

Альбина ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев