Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Шәмәнең ике яше

Узган ял көннәрендә Шәмә авылы үзенең 250 еллыгын бәйрәм итте. Иркен авыл мәдәният йортында хәзерге көндә Шәмәдә яшәүчеләр, шулай ук биредә туып, читкә киткән якташлары җыелды. Башка теләсә кайсы борынгы авыл кебек үк, Шәмә дә гадәти булмаган килеп чыгу тарихына ия. Легенда сөйләгәнчә, 1552 елда Казанны алганнан соң күп кенә...

Узган ял көннәрендә Шәмә авылы үзенең 250 еллыгын бәйрәм итте. Иркен авыл мәдәният йортында хәзерге көндә Шәмәдә яшәүчеләр, шулай ук биредә туып, читкә киткән якташлары җыелды.

Башка теләсә кайсы борынгы авыл кебек үк, Шәмә дә гадәти булмаган килеп чыгу тарихына ия. Легенда сөйләгәнчә, 1552 елда Казанны алганнан соң күп кенә крестьяннар яхшырак өлеш эзләп көньяк-көнчыгышка юнәләләр. Бик тирән урман елгасын кичкәндә икесенең арбалары ватыла. Бер гаилә шуннан соң әйберләрен елганың көнбатыш ярына чыгарып куя. Бу Шамил исемле татар кешесе була. Икенче гаилә исә елганың көнчыгыш ярында туктый. Бу - чуаш егете Егор. Алга таба бару мөмкин булмый. Алар бер-берсе белән киңәшкәннән соң биредә калырга ниятлиләр.Үз авылларын Шамил-Егоркино дип атыйлар.Соңрак бу атама Шәмә-Егоркино исемен ала. Акрынлап борынгыдан килгән атама тагын да кыскара-Шәмә булып кала. Шәмә, торак пункт буларак, рәсми рәвештә картада фәкать 1762 елда гына пәйда була, һәм анда төрле милләттән солдатлар яшәп кала. Анда яшәүчеләр һәрчак бер- берсен ихтирам итеп, дус гомер кичерәләр.
Бүген авыл үз юбилеен асфальт юллар, мәдәният йорты, капиталь ремонт ясалган мәктәбе, элемтә үзәге, почта, медпукты, сәүдә челтәре белән каршылый, биредә шулай ук "Кызыл Шәрык Агро" ААҖ филиалларының берсе урнашкан. Анда авыл кешеләре тырышып көч куя. Клубка кергәндә кунаклар шәмәлеләр үзләре эшләгән иҗат җимешләре белән таныша алдылар: алар арасында мамык мендәрләр, бал, чыбыктан үрелгән кәрҗиннәр һәм күп кенә башка кул эшләре урын алды.
Шәмәлеләрне котларга Владимир Козонков җитәкләгән район җитәкчелеге килде, ул аларга үзара элемтәдә торулары, төрле өлкәләрдә актив хезмәт иткәннәре өчен рәхмәт әйтте.
Биләр җирлеге башлыгы Николай Портнов тантанага әзерлектә катнашкан барлык якташларына рәхмәт әйтте, шулай ук район башлыгына һәм "Алексеевскдорстрой" ААҖ директоры Фоат Вәлиевка төзекләндерелгән күпер һәм яхшы юллар өчен олы рәхмәтен җиткерде.
Бу көнне юбилярлар котлауларны элеккеге колхоз рәисе, хәзер "Алексеевскдорстрой" ААҖ Биләр участогын җитәкләүче Александр Гайнуллиннан, мәктәп директоры Венера Юлдашевадан, Биләр участок хастаханәсе табибы, терапевт Елена Абдуллинадан да ишетте. Якташлары кандидат, КФУның география һәм өлкәне өйрәнү кафедрасы доценты Руслан Уленгов һәм Асбест шәһәре шифаханәсенең баш табибы Наил Гайсин да читтә калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев