Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Яңа ел белән!

Кадерле алексеевскилылар! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Декабрь азагы-гадәти булмаган һәм бик кызык чор. Бу-йомгак ясау һәм яңадан-яңа өметләр вакыты. Нәкъ менә ул чорда быелгы проблемаларны хәл итүне төгәлләргә һәм киләчәккә планнар билгеләргә кирәк. Узып баручы елда район икътисады үзенең яшәүгә сәләтлелеген күрсәтте: социаль йөкләмәләр тулысынча...

Кадерле алексеевскилылар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче
Яңа ел белән котлыйм!


Декабрь азагы-гадәти булмаган һәм бик кызык чор. Бу-йомгак ясау һәм яңадан-яңа өметләр вакыты. Нәкъ менә ул чорда быелгы проблемаларны хәл итүне төгәлләргә һәм киләчәккә планнар билгеләргә кирәк.
Узып баручы елда район икътисады үзенең яшәүгә сәләтлелеген күрсәтте: социаль йөкләмәләр тулысынча үтәлде. Боларның барысы да районның динамикалы үсеше киләчәктә дә дәвам итәчәк, дигән ышаныч тудыра. Без 2012 елда яхшы эшләдек һәм 2013 елга да ярыйсы гына эш башлап калдырабыз. Шәмәдә һәм Сахаровкада модульле ике фельдшер-акушерлык пункты төзелде; тагын 10 ФАПны капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә. Ромодан авылы кешеләре бүләккә күп функцияле үзәк алдылар. Республика программасы нәтиҗәсендә өч урта гомумбелем мәктәбенә (Биләрдә, Юеш Көрнәледә һәм Шәмәдә) капиталь ремонт ясалды. Ике балалар бакчасында-Юеш Көрнәле һәм Шәмәдә көнкүреш шартлары яхшыртылды, алар мәктәп биналарына күчерелде, 4нче Алексеевск мәктәп-бакчасында һәм Биләр балалар бакчасында өстәмә төркемнәр булдырылды. Үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеген капиталь ремонтлау дәвам итә, Алексеевск бистәсендә ике спорт комплексыбыз сизелерлек яңара.
Моннан тыш, без күп һәм бик теләп төзедек-бер елда районда 13 мең кв. метр торак төзелде. Иң төрле федераль һәм республика программалары буенча 52 алексеевскилы гаиләсе яңа фатирлар алды, ә 91 гаилә өй туйлары үткәрде. Без гаиләләрендә балалар туган кешеләр белән бергәләп шатланабыз-2012 елда 300 алексеевскилы якты дөньяга аваз салып, гаиләгә гаять зур шатлык һәм бәхет алып килде.
Мин алексеевскилыларга ике контурлы казаннар кую программасын гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәре һәм аңлаулары өчен рәхмәт әйтәм. Хәзер 836 гаилә үз өйләрендә "һава торышы"н үзләре көйли алачак. Кыен һава шартларында үстерелгән уңышны җыеп алган һәм терлекчелекне азык белән тәэмин иткән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәх-мәт әйтәсем килә. Яхшыга үзгәрешләрне районның һәр кешесе тойсын өчен безгә әле күп эшлисе бар. Алда-кызыклы һәм мөһим проектлар, стратегик инвестицион һәм социаль программалар. Сезнең белән безнең бурыч-Алексеевск районының үз позицияләрен тагын да көчәйтүенә ирешү. Иманым камил-без моны булдырачакбыз. Алексеевскилыларның югары профессионализмы һәм хезмәт сөючәнлеге мондый ышаныч өчен нигез булып тора.
Хөрмәтле
якташларым!
Теләсә нинди яшь-тәге һәм дәрәҗәдәге кешеләр өчен Яңа ел-һәрчак могҗиза ул. Бу гүзәл бәйрәм курантлар сукканнан соң тормышның яхшы якка үзгәрәчәгенә өмет уята. Яңа казанышлар, яңа нәтиҗәләр барлыкка киләчәк. Шушы бәйрәм көннәрендә өйләрегездә аңлау, җылылык һәм күңел күтәренкелеге хөкем сөрсен. Киләсе 1913 ел көтелмәгән күңелле сюрпризлар алып килсен, моңсуланырга ирек куймасын, әйбәт вакыйгалар һәм яңа кешеләр белән очрашулар белән сөендерсен. Сәламәтлек, бәхет, билгеләнгән максатларга ирешүдә оптимизм, кызыклы тормыш һәм эш телим сезгә!
Яңа ел белән!
Владимир КОЗОНКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев