Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Яңа ел ниләр вәгъдә итә

Кешелек дөньясы 2014 елның 31 гыйнварында Көнчыгыш календаре буенча Зәңгәр Ат елына аяк баса. Кайбер астрологлар аны күбрәк яшел ат дияргә дә яраталар. Чөнки ат елына яшел, зәңгәр төсләр туры килә икән. Озакламый ишек кагачак елны ничек каршыларга кирәк соң? Киләсе Ат елының стихиясе - агач.

Узып баручы елның соңгы көнендә, һичшиксез, өйләрне җыештыруга вакыт бирергә кирәк, аеруча да сантехникага игътибар итү зарур: чөнки краннан агып торган су белән өйдән иминлек тә китә дигән юрама яши. Ат үзенең табигате белән киңлек, иркенлек, кеше күп җыелган урыннарны, күңел ачуларны ярата, ул шат күңелле һәм оптимист. Шулай булгач, бәйрәм алдыннан театр, концерт, күргәзмәләрдә йөрү бер дә начар булмаячак. Әмма бу яктан шунысын да онытмаска кирәк, Ат гаилә учагына, йорт, гаиләсенә бик нык бәйләнгән. Шул рәвешле Яңа елны өйдән читкә чыкмый гына үзең өчен гаять кадерле һәм газиз кеше-ләрең-якыннарың белән каршыларга, шул нәүбәттән туганнарың, дусларың, таныш-белешләреңә дә шалтыратып, бәйрәм белән котларга онытмаска кирәк.

Ат елын нинди киемнән каршыларга

Киемгә килгәндә, ул гадәти генә булмасын. Чөнки, инде әйткәнемчә, 2014 ел аты агач стихиясенә керә. Кытай традицияләре буенча агачка яшел төс хас. Әмма матур-матур киемнәр сатып алганда зәңгәр, шәмәхә, соры төсләрне дә күздән ычкындырмагыз, ул төсләр шулай ук киләсе ел хуҗабикәсенең күңеленә хуш киләчәк. Ә инде атларга хас булмаган кызгылт сары, сары, аксыл шәмәхә төсләрне кыю рәвештә читкә кагарга мөмкин. Ел төсләре - зәңгәр һәм яшел төсләр генә чыгарма була алалар. Быел гәүдәгез сылу, тагын да нәфисрәк күренсен дисәгез, күзгә ташланырлык детальләр кулланыгыз, әйтик, декоратив чәч кыстыргычы, муенса, туфлиләр сатып алыгыз. Энже муенса, бигрәк тә кара энҗе, аквамаринлы балдак атларның күңеленә аеруча да хуш киләчәк. Агач төймә яки муенса Яңа ел костюмына нәзакатле өстәмә булачак.

Яңа ел төнендә өстәлдә ниләр булырга тиеш

Тантаналы кичке аш табынында ап-ак киндер ашъяулыклар файдалану кулайрак. Әмма крахмал белән катырылган сөттәй ак салфетларны куллану уңайлы булсын өчен аларны брошка, клипслар һәм бижутерия белән бизәлгән тасмалар, кулдан ясалган боҗралар уйлап табып, шуңа беркетеп була. Яңа ел төнендә өйләрегездә яңа пешкән ипи исе аңкып торсын, шулай ук агач исе килсен, өстәл өс-тендә хуш исле үләннәр, татлы булкалар, пирожный, сыр, мөмкинлек булса кымыз да урынлы булачак. Әлбәттә, атларның иң яраткан ризыгы - солы, әмма ул Яңа ел табынына туры килерме икән? Шулай да өстәл түренә солы боткасы яки шыттырылган солы белән символик ризык куярга мөмкин. Әгәр дә мәҗлестә ат хөрмәтенә яшеллек күбрәк булса, тагын да яхшырак. Чыршы төбенә тоз белән хуш исле ипи телеме куярга киңәш итәләр. Көньякта атны җәлеп итәр өчен өстәлгә ике төрле савыт куялар: берсенә - су, икенчесенә вак итеп туралган печән салалар. Печән өстенә гадәттә кызыл төстәге киҗе-мамык тукымадан тасма - изге Атка дип йөгәнен дә куялар. Вегетариан салатлар, шулай ук десертка алма пирогы һәм солы печеньелары урынлы булыр. Алкогольгә караганда Зәңгәр Ат минераль суны өстенрәк күрә, сок һәм алкогольсез коктейль ярата. Ул хуплаган бердәнбер нәрсә - ул да булса традицион шампан шәрабе.

Кытайлар агач стихиясе символы итеп өскә күтәрелгән туры почмакларны саныйлар. Шуңа күрә дә өстәлгә туры почмаклы конфет тартмаларын декоратив өйчек-шалаш рәвешендә төзеп куялар. Кытай традицияләре буенча бәйрәм табынын Яңа елга берничә сәгать калганда әзерләп бетерергә кирәк, чөнки шулай булмаганда кухняда телисеңме-теләмисеңме, пычаккка тотынасың, ә аның белән язмыш үзеңә бүләк иткән бәхетеңне кисеп алырга да мөмкинсең.

Өйне ничек бизәргә

2014 елның стихиясе агач булганга күрә, фатирыгызга яки өегезгә агач яки агачтан чокып ясалган ваза, сувенирлар сатып алыгыз, агач кашык, бизәкләп эшләнгән савыт-сабаны зәвык белән тезеп куя аласыз. Вазалар һәм савыт-сабага әкият геройлары: көлкеле атлар яисә балалар өчен мәзәк атлар сурәте төшерү дә яңалык түгел. Андый савыт-сабагыз булмаса, кибетләрдән мәгърур ат, яисә атка атланган җайдак фигураларын рәхәтләнеп сатып алып була, яисә бик матур һәм нәфис фарфордан, пыяладан ясалган һәм ел символы булган ат силуэтлары, статуэткалары өегезне бизәп торачак. Ат дагасы, һәркемгә мәгълүм булганча, ишек башларына эленә, борынгыдан ул өйне явыз көчләр, һәртөрле начарлык һәм золымнан, бәла-казалардан саклый, дигән ырым яшәп килә.

нинди Бүләк сайларга

Иң якын кешеләреңә бүләкләр биреп сөендерү - шулай ук Зәңгәр Ат елының мәҗбүри атрибуты. Яңа ел төнендә гади, кыйммәтле булмаган бүләкләргә өстенлек бирелә.Ат елында туган кешеләргә бүләк сайлаганда аеруча да игътибарлы булырга кирәк. Чөнки киләсе елда аларның җилкәсенә тагын да җаваплырак эш йөкләнә: проблема һәм мәшәкатьләрен хәл итәргә аларга, бәлки, сезнең кая да булса сәяхәткә барырга дип бүләк иткән билетыгыз булышыр, чөнки Атлар зур чакрымнарны, ерак араларны хуп күрә. Бәйрәм өстәленә чәчәкләр сайлаганда нәркис, лилия һәм миләүшә чәчәкләренә өстенлек бирегез. Яңа еллар мөбарәк булсын, бары шатлык-куаныч, нык сәламәтлек һәм иминлек алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев