Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Зур Тигәнәлегә – 350 ел!

2011 ел Татарстанда Габдулла Тукай елы гына түгел. Ул Зур Тигәнәле авылы кешеләре өчен дә бәйрәм булып тора. 5 ноябрьдә алар туган авылларының 350 еллыгын билгеләп үтәләр. Авыл тарихы әле 17нче гасырда ук башлана. Аксакаллар сүзләренә караганда, аңа Сәед Тигәнәев исемле кеше нигез салган. Аның ике ир туганы булган, алар...

2011 ел Татарстанда Габдулла Тукай елы гына түгел. Ул Зур Тигәнәле авылы кешеләре өчен дә бәйрәм булып тора. 5 ноябрьдә алар туган авылларының 350 еллыгын билгеләп үтәләр.

Авыл тарихы әле 17нче гасырда ук башлана. Аксакаллар сүзләренә караганда, аңа Сәед Тигәнәев исемле кеше нигез салган. Аның ике ир туганы булган, алар өйләнгәннән соң күрше авыллар-Урта һәм Түбән Тигәнәлегә нигез салганнар. Шуңа күрә авыл исеме Тигәнәев фамилиясеннән килеп чыккан. Авылның тууы турында башка риваятьләр дә яшәп килә. Мәсәлән, авыл тарихында мондый мәгълүматлар бар: 1661 елның 5 августында 33 йомышлы татар Уразгильдин Яковлев җитәкчелегендә Тигәнәле елгасы буйлап күчә. Бу көн Зур Тигәнәле авылының туган көненә әйләнә дә инде.
1878-79 елларда крестьяннар сугышы була, анда өч авылның да крестьяннары катнаша. 1911 елда (документлар буенча 1908 елның 3 маенда) авылда рус-татар мәктәбе ачыла, ул 1917 елга кадәр эшли. Ә 1918дә бердәм гомуми мәктәп төзелә.
Тормыш акрын гына ага тора. Авыл кешеләре терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Ләкин бу тыныч тормыш 1917 елгы революция белән генә түгел, ә бәлки гражданнар сугышы белән дә бозыла. Әлбәттә, болар авыр еллар була. Ачлык хакимлек итә, авыл халкы соңгы сынык икмәген дә солдатларга бирә. Ачлыктан бик күп кеше кырыла.
Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң авыл хуҗалыгын торгызырга туры килә. 1929-1930 елларда колхоз төзелә, анда авылның 9 гаиләсе керә. Колхозга "Ленин" исеме бирәләр, 1924-1932 елларда аңа Галәутдин Әминев җитәкчелек итә.
1930 елда Зур Тигәнәледән 30га якын гаилә авылдан жиде чакрым ераклыкта күчеп утыра һәм "Кызыл чишмә" артелен оештыра. Соңрак Ленин исемендәге колхозга тагын 18 гаилә кушыла. Авылда беренче тракторлар һәм комбайннар пәйда була. Хуҗалык торгызыла, уңыш арта бара. Җиңел булмаган хезмәттән соң күңел ачу өчен дә вакыт табыла: бәйрәмнәр, биюләр оештырыла, туйлар ителә.
Ләкин Бөек Ватан сугышы башлана. Совет республикасының барлык граҗданнары бердәм булып Ватанны саклауга басалар. Зур Тигәнәле авылы да сугышка 312 улын һәм 7 кызын озата. Ул көннәрдә тыл хезмәтчәннәренең "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" дигән сугышчан девизы туа. Сугышка киткән ир-егетләрне алмаштырган хатын-кызлар, яшь кызлар, яшүсмерләр, укытучылар һәм укучылар икмәк үстерәләр, колхоздагы бөтен эшне эшлиләр, сугышчыларны ашаталар һәм киендерәләр. Каһәр суккан сугыш бик күп кешене алып китә. Бөек Ватан сугышы фронтларында авылның 157 асыл улы башын сала.
Сугыш бетә. Ирләр туган якларына кайталар һәм тыныч хезмәткә керешеп китәләр. Сугыш вакытында төзелгән ике колхоз: Ленин исемендәге (рәисе Кәрим Зарипов)-авылның көнчыгыш ягында һәм Молотов исемендәге (Габидулла Вальщиков) көнбатыш ягында-колхозлар яшәүләрен дәвам иттерәләр. Колхозларда тракторлар, башка техника пәйда була. Ләкин 1957 елның мартында 11 авыл (алар арасында Зур Тигәнәле авылы да була) Бутлеров исемендәге совхозга берләшә. Авыл совхозның беренче бүлекчәсенә әйләнә, аның управляющие итеп Габбас Хәмитовны билгеләп куялар.
1965 елның башында берничә авылны берләштергән яңа совхоз төзелә. "Разумовский" совхозының үзәге Зур Тигәнәледә урнаша. 1968 елга кадәр директоры булып Марат Әшрәп улы Сираев эшли. Ә 1968-1975 елларда совхозга Фәрит Сабитов җитәкчелек итә. 1975 елның июнендә районның иң зур хуҗалыгы-"Разумовский" совхозы директоры итеп Җәүдәт Касыйм улы Әхмәтҗанов билгеләнә. 80нче елларга совхоз югары уңыш һәм мул савым ала торган алдынгы колхоз-совхозлар арасына чыга, бу, әлбәттә, авылның үзенә һәм анда яшәүче кешеләргә уңай йогынты ясый. 1995 елда "Разумовский" совхозы "Олы Тигәнәле" авыл хуҗалыгы производствосы кооперативы дип үзгәртелә, ә ХХ гасыр азагында Җ.Әхмәтҗанов лаеклы ялга китә, аның урынына бу вазыйфа Әхнәф Сөниевка йөкләнә. Аннары хуҗалыкны Кәлимулла Хамматвәлиев җитәкли. 2004 елда мөстәкыйль коллектив язмышына нокта куела, ул бары тик "ВАМИН-Татарстан сөте" ААҖның "Ясная поляна" ЧҖҖ хуҗалыгы бүлекчәсе генә булып кала.
1984 елда авылда урта гомуми белем бирү мәктәбе төзелә (бүгенге көндә анда ике авылдан-Зур Тигәнәле һәм Әшнәк авылларыннан 69 укучы укый). 1994 елда-мәчет, ә 2003 елда Салих Баттал исемендәге туган як музее эшли башлый. Авылда балалар бакчасы (аңа 26 бала йөри), фельдшер-акушерлык пункты, почта, берничә сәүдә ноктасы, авыл мәдәният йорты эшли. Шул ук бинада китапханә, авыл Советы да урнашкан. Кешеләр зур, матур өйләр салалар. Юллар асфальтланган.
Авылның даны һәм горурлыгы-аның кешеләре. Зур Тигәнәле авылының иң танылган шәхесләре Батталовлар, Зариповлар, Хафизовлар. Шуны ук Роза Җаббарова турында да әйтергә мөмкин.
Батталовлар
Нурдидә һәм Вазыйх Батталовлар гаиләсендә 8 бала: ике кыз һәм алты ул туа.
Галимҗан Батталов-кызылармияче, Бөек Ватан сугышында һәлак була.
Салих Батталов-Бөек Ватан сугышы елларында хәрби очучы, бөек язучы, публицист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.
Мөбәрәк Батталов-Кызыл Йолдыз һәм II һәм III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры, гобойчы, ТАССРның атказанган артисты (1957), 1941-1942, 1946-47 елларда Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты һәм солисты.
Габдулла Батталов-кызылармияче, җәлилче. Гади крестьян егете Муса Җәлилнең яшерен төркеме составында элемтәче була һәм 1945 елның 25 августында Берлин шәһәренең Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә.
Фоат Батталов-радиотехника заводында инженер.
Зариповлар
Зәйтүнә һәм Хамматкәрим Зариповлар 9 балага гомер бирә, кызганыч ки, аларның 3есе кечкенә чакларында ук үлеп китә. Бүген шуларның 6сы турында сөйләрбез.
Гайшә Кәрим кызы үзенең бөтен гомерен балаларга багышлый: башлангыч мәктәптә укыта, соңрак балалар бакчасына мөдирлек итә. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Рауза Зарипова шулай ук туган авылында кала, балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли.
Зариповларның уллары Галимҗан, Мирзаҗан, Мансур һәм Ралиф-хезмәт эшчәнлекләрен "кара алтын" табуга багышлыйлар.
Ралиф Зарипов-"Татнефтепром" АҖҖ генераль директоры.
Хафизовлар
Нәби Хафиз улы Хафизов авыл тарихына иң өлкән укытучыларның берсе буларак кереп кала. Яшь буынны тәрбияләү эшенә дистәләрчә елларын багышлаган Н. Хафизов үз балаларында да әлеге мөһим һөнәргә мәхәббәт тәрбияли ала.
Өлкән кызлары Бәрирә педагогик эшчәнлеген Нурлат районында башлый. 1943-1945 елларда Зур Тигәнәле җидееллык мәктәбендә укыта. КДУны тәмамлаганнан соң үз хезмәтен Казан мәктәпләрендә дәвам иттерә.
Даһия Хафизова-ТР Алексеевск районының Мактаулы гражданы. Ул үзенең апасы кебек үк, барлык гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлый.
Хафизовларның 8 балаларының тагын 3есе-Роза, Лира, Эрнест-шулай ук әтиләре һәм апаларының педагогик традицияләрен дәвам иттерә.
Роза Шәрифулла кызы Җаббарова Казан шәһәренең "Горводзеленхоз" трестына җитәкчелек итә.
Шулай ук бу авылдан төрле һөнәрләрне сайлаган танылган кешеләр чыкты.
Р.S.: 2006 елда Салих Баттал исемендәге туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Зарипова һәм химаяче Ралиф Зарипов инициативасы белән Урта Тигәнәле урта мәктәбенең тарих укытучысы Бәдертдин Шәйхетдиновның "Олы юлда-Олы Тигәнәле" китабы дөнья күрде.

Бу мәкалә Б. Шәйхетдиновның алдарак атап киткән китабыннан файдаланып язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев