Алексеевск районы: ел йомгаклары һәм яңа башлангычлар
Календарьда дата

Алексеевск районы: ел йомгаклары һәм яңа башлангычлар

Алексеевск районында муниципаль район Советының бишенче утырышы узды, аның кысаларында 2025 елга территориянең социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Олег Викторович Морозов һәм Айдар Рәис улы Метшин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Әфраим улы Кузюров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәли улы Вәлиев, шулай ук район Советы депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкил-ләре катнашты.

Сессия эшенә социаль объектларны ачу, күргәзмәләр һәм бүләкләү тантаналарын карауны үз эченә алды.

 

Авылның тормыш үзәге

Эш программасының беренче пункты капиталь ремонттан соң Коры Көрнәле авылында мәдәният йорты ачылу булды. Яңартылган бина бер түбә астына берьюлы берничә социаль әһәмиятле объектны — мәдәният йортын, авыл китапханәсен, фельдшер-акушерлык пунктын һәм авыл җирлеге башкарма комитетын берләштергән чын иҗтимагый үзәккә әверелде.

 

Капиталь ремонт республика программасы кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты хисабына башкарылган. Бинаның гомуми мәйданы 666 квадрат метр, смета бәясе — 57 миллион сум. Ремонт барышында керү төркеме һәм холл тулысынча яңартылган, актлар залы җиһаз-ландырылган, учреж-дениеләр өчен уку һәм эшләү өчен биналар булдырылган, халыкны кабул итү өчен уңайлы шартлар тудырылган.

 

Район башлыгы Сергей Анатольевич Демидов авыл халкына мөрәҗәгать итеп, объектның авылны үстерү өчен әһәмиятен ассызыклады:

«Без авыл мәдәният учреждениеләрен эзлекле рәвештә тәртипкә китерәбез, аларны күп функцияле итәбез. Бүген бу мәдәният йорты — чаралар уздыру урыны гына түгел, ә авыл тормышының тулы канлы үзәге, анда төп социаль хезмәтләр тупланган», — дип билгеләде ул.

 

Яңа ЗАГС — гаилә тарихларының башы

Шул ук көнне Алексеевск шәһәр тибындагы бистәбездә ЗАГС бүлегенең капиталь ремонтланган бинасы ачылды. Эшләр муниципаль берәмлек бюджеты хисабына башкарылды. Бинаның гомуми мәйданы 280 квадрат метр, капиталь ремонт бәясе — 18,7 миллион сум.

Яңартылганнан соң ЗАГС тантаналы чаралар үткәрү һәм гражданнарны кабул итү өчен заманча һәм уңайлы урынга әйләнде. Холл һәм теркәү залы яңар-тылды, белгечләр һәм килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылды.

 

Яңартылган диварларда 2026 елда Алексеевск районында беренче никахлашу тантанасы булуы символик мәгънәгә ия. Лилия белән Сергей Спириннар гаилә юлын биредә башлаганнар. Яшь гаиләне хөрмәтле кунаклар җылы котлады, ә аларга бүләк итеп телевизор тапшырдылар — яңа йортта уңайлылык һәм иминлек символы буларак. Район башлыгы бил-геләп үткәнчә, ЗАГСны яңарту — һәр гаилә тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсенә лаеклы шартлар тудыруга өлеш кертә.

 

Сәнәгать потенци-алы — ачык һавада

ЗАГСта булганнан соң, чарада катнашучылар район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта оештырылган «Алексеевск» сәнәгать паркы резидентлары күргәзмәсен карадылар. Резидентлар үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр, эшчәнлек юнәлешләре, инвестиция проектлары һәм үсеш перспективалары турында сөйләделәр.

 

Аерым экспози-цияләрне «Алексеевск керамикасы» һәм «Мостовик» ЧҖҖ предприятиеләре әзерләде, аларның продукциясе күптән районның визит карточкасына әйләнде һәм ул читкә дә уңышлы чыгарыла.

 

Яңа техника — урыннарда эшләү өчен

Биредә үк район учреждениеләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды. Автобус мәдәният бүлегенә тапшырылды — ул күчмә чаралар, иҗат коллективлары гастрольләре һәм республика проектларында катнашу өчен кулланылачак. 8 урынлык пассажир «ГАЗеле»  Биләрнең «Яшьармияче» яшүсмерләр клубына китте — анда тәрбияләнүчеләрне ярышларга, җыеннарга һәм патриотик чараларга йөртәләр. Спорт бүлегенә «Лада Ларгус» автомобиле тапшырылды һәм ул район спорт учреждениеләренең көндәлек эшенә җәлеп ителәчәк.

Барлык техника җирле бюджет хисабына сатып алынган һәм социаль өлкә учрежде-ниеләренең мобильлеген, һәркем файдалана алырлык һәм эш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.

 

 Авыл халкына һәм аграр мәгарифкә ярдәм

Район мәдәният йорты фойесында узган күргәзмәләр программаны дәвам итте. Җирле товар җитеш-терүчеләр, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. 1нче һәм 2нче Алексеевск мәктәпләре, шулай ук Юеш Көрнәле авылы мәктәбе агросыйныфлары аерым мәйданчыклар әзерләде, алар аграр белем бирүнең гамәли юнәлешен ачык күрсәтте. Биредә үк Алексеевск аграр колледж район яшьләре өчен уку юнәлешләре, ихтыяҗ зур булган һөнәрләр һәм һөнәри үсеш мөмкинлекләре турында сөйләде.

 

Күркәм традиция буенча район мәдәният йорты фойесында районның актив сөт тапшыручыларына саву аппаратларын алу өчен сертификатлар тапшырылды. Сертификатларны Зур Полянка авыл җирлегендә сөт тапшыручы Радик Роберт улы Гайнуллин, Зур Полянка авыл җирлегендә (Кр. Баран авылы) сөт тапшыручы Николай Ильич Яковлев, Ромодан авыл җирлегендә сөт тапшыручы Любовь Геннадьевна Максимова, Бутлеровка авыл җирлегендә сөт тапшыручы Марат Мингали улы Җаббаров алдылар.

 

Төп сөйләшү — районны үстерү турында

Алексеевск муниципаль районы Советы утырышы көннең төп вакыйгасы булды. Төп доклад белән район башлыгы Сергей Демидов чыгыш ясады.

«2025 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт 8,4 процент үсеш белән 18 миллиард сум тәшкил итте. Бюджет керемнәре 9, 2 процентка артып, 991 миллион сумга җитте. Уртача хезмәт хакы 82,6 мең сумга кадәр артты. Икътисадның барлык тармакларында да уңай динамика күзәтелә», — дип билгеләп үтте район башлыгы.

 

Докладта шулай ук «Алексеевск» сәнәгать паркын, авыл хуҗалыгын, социаль өлкәне үстерү, республика программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Район эшенә бәя бирү һәм киләчәк үсеш перспективалары белән РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Викторович Морозов һәм Айдар Рәис улы Метшин, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров чыгыш ясады. Үз чыгышларында алар Алексеевск районының социаль-икътисадый үсешенең уңай динамикасын билгеләп үттеләр һәм урыннарда республика программаларын гамәлгә ашыру буенча системалы эшнең мөһимлеген ассызыкладылар.

 

Хезмәтләре һәм районга тугры булганнары өчен бүләкләр

Утырыш азагында бүләкләү тантанасы узды. Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм район үсешенә керткән зур өлешләре өчен төрле өлкәләрнең иң яхшы вәкилләре дәүләт һәм муниципаль бүләкләр белән бүләкләнде. Алексеевск муниципаль районының башкарма комитет эшләре белән идарә итүчесе Гөлсинә Әсәдулла кызы Йосыпова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

 

Кыр Шунталысы авыл җирлеге башлыгы Гөлнар Нургазиз кызы Кыямовага «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале тапшырылды. Татарстан Респуб-ликасының мактаулы исемнәре түбәндәге кешеләргә бирелде:

«Алексеевскдорстрой» ААҖ электромонтеры Илдус Ильяс улы Әсфәндияровка «ТР атказанган энергетигы»;

«Алексеевскдорстрой» ААҖ машина йөртүчесе Дмитрий Владимирович Ерашовка «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре»;

«Водоканал» ААҖ-ның ассенизатор машинасы йөртүчесе Ренат Фоат улы Хафизовка «Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре»; Ялкын авыл мәдәният йорты режиссеры Валерий Валентинович Илюшинга «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре»;

 

«Родина» колхозы машинасы йөртүчесе Илшат Шакир улы Камаевка «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре».

«Алексеевск керамикасы» ААҖның персонал белән идарә итү буенча генераль директор урынбасары Лилия Гарифулла кызы Лысовага һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ машина йөртүчесе Владимир Александрович Лошкаревка Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәте белдерелде.

Ирина Юрьевна Монина, Ольга Анатольевна Турнина, Ирина Владимировна Алексеева, Игорь Константинович Свистунов, Владимир Евгеньевич Егоров, Гөлсинә Рәшит кызы Фәйзуллина ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 

Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән Владимир Васильевич Макаров, Илья Константинович Маташов, Илфат Әсхәт улы Җаббаров, Наталья Григорьевна Акинова бүләкләнде. Район башлыгының Мактау грамотасы белән Рәзинә Ирек кызы Яруллина бүләкләнде.

Агросәнәгать комплексы ветераны Ильяс Мортаза улы Әхмәтовка һәм «Яшьармияче» яшүсмерләр клубы директоры Андрей Анатольевич Чугуровка «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Мактаулы гражданины» дигән исем бирелде.

Узган сессия Алексеевск районы үсешенә йомгак ясауда һәм яңа юнәлешләрне билгеләүдә мөһим этапка әверелде, ул шулай ук алга бару курсын һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча системалы эш алып баруны раслады.


Нет комментариев