Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Календарьда дата

Чуаш Майнасыннан Егоровлар – республика шәҗәрә фестивалендә иң яхшы

Чуаш Майнасы авылыннан Егоровлар гаиләсе республикакүләм «Гаилә тарихында – гасырлар кайтавазы» («Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез») шәҗәрә фестиваленең республика этабында Алексеевск районын лаеклы тәкъдим итеп, «Гаилә традицияләрен саклау» номинациясендә җиңүче булды.

Фестивальнең финалы 7 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узды. Анда республиканың төрле районнарыннан зональ этап җиңүчеләре катнашып, үзләренең шәҗәрәләрен, гаилә традицияләрен һәм берничә буын тарихын тәкъдим иттеләр.

Чуаш Майнасы авылыннан Егоровлар гаиләсе үз нәселләре тарихы белән таныштырды, буыннан-буынга сакланып килгән гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында сөйләде.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча алар «Гаилә традицияләрен саклау» номинациясендә җиңүче дип танылды. Лаеклы бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Диплом белән бергә гаиләгә 100 мең сумлык сертификат та бирелде.

Бүләкләү тантанасында шулай ук Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов та катнашты. Ул Егоровлар гаиләсен лаеклы җиңүләре белән котлады.

Бу югары бәя гаиләнең үз нәселе тарихын саклау, ата-бабалар истәлеген хөрмәтләү һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту юнәлешендә башкарган зур хезмәтен тану булды. Егоровлар үрнәге шуны күрсәтә: гаиләгә, туган якка һәм үз тамырларыңа мәхәббәт гаилә тарихына сакчыл караштан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев