Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бу көн безнең күңелләрдә гомерлеккә сакланыр

Изге Корбан бәйрәме алдыннан Биләрдә Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән «Алексеевскдорстрой» ААҖ һәм шәхсән әлеге предприятиенең директорлар Советы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Фоат Вәли улы акчасына төзелгән мәчет ачылды.

Борынгы Биләр җирендә, җимерелгәннән соң сигез гасыр узгач, әлеге мәчет барлыкка килде. Аллаһы Тәгалә безнең догаларыбызны ишетте һәм безнең тарихи җирлектә дә Аллаһы Тәгалә йорты барлыкка килде. Районыбызда бу 12нче мәчет. Яңа мәчетне заман таләпләренә туры килерлек итеп төзеделәр. Биредә иркен намаз бүлмәсе, заманча җиһазландырылган тәһарәтханә, уку һәм имам бүлмәләре бар. Зәвык белән эшләнгән бик күркәм мәчет мөселманнарны үзенә ерактан ук балкып, җәлеп итеп тора. Биләрдә төрле милләт һәм дин вәкилләре яши. Әлеге мәчет барыбызны да изге гамәлләр хакына берләштерергә ярдәм итсен һәм ул беркайчан да буш тормасын иде дип телибез.

Авыл халкы исеменнән Алексеевск муниципаль район җитәкчелегенә, аерым алганда, район башлыгы Сергей Анатольевич Демидовка, директорлар Советы рәисе Фоат Вәли улы Вәлиевка, генераль директор Марат Дамир улы Саттаровка, шулай ук Биләр авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Галим Габделхак улына, Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт Вальщиковка зур рәхмәт әйтәсем килә.

Мәчет «Стройдорсервис» ЧҖҖ эшчеләре тарафыннан төзелде, аның җитәкчесе Илгиз Ильяс улы Зайдаров. Барлык эшләр дә кыска вакыт эчендә һәм яхшы сыйфат белән башкарылды. Сыйфат артыннан директор урынбасары Сафиуллин Алмаз Әкрәм улы, баш инженер Гадеев Рәдиф Рәфгать улы һәм бригадир Сарапкин Евгений Валерьевич күзәттеләр. Барлык белгечләр - ташчылар, штукатур – малярлар, эретеп ябыштыручылар, слесарь – сантехниклар, электрчылар, җибәрү – көйләүчеләр, балта осталары намус белән, аеруча да тырышып эшләделәр. Алда торган Төзүчеләр көне алдыннан сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар, озын бәрәкәтле гомер телим һәм кылган игелекләрегез сезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Шулай ук «Алексеевскдорстрой» ААҖның Биләр юл участогы эшчеләренә, участок җитәкчесе Аксенов Алексей Александровичка да рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Алар мәчет территориясен төзекләндерү белән шөгыльләнделәр. Мәчет ачылышына кулларыннан килгәнчә өлеш керткән барлык мәхәллә кешеләренә дә зур рәхмәт.

Алексеевск районының барлык мөселманнарын да изге Корбан бәйрәме белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә барчабызга да сәламәтлек, бәхет бирсен, чалган, чалдырган корбаннарыгыз кабул булсын.

Биләр мәхәлләсе имам-хатыйбы Әнур хәзрәт ФӘСАХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев