Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

«Эдем»да техник карау

"Эдем аксакаллары" оешмаларының автопаркы ике-өч автомобильдән торган вакытларны яхшы хәтерлиләр әле. Хәзер исә алар биредә 20дән артык исәпләнә. Нигездә болар ашамлыклар ташучы һәм вахта машиналары. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге оешманың төп юнәлеше нәкъ менә ашамлыклар һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе. Автотранспортның сыйфатлы ягына биредә игътибар белән карыйлар. Ни өченме?...

"Эдем аксакаллары" оешмаларының автопаркы ике-өч автомобильдән торган вакытларны яхшы хәтерлиләр әле. Хәзер исә алар биредә 20дән артык исәпләнә.

Нигездә болар ашамлыклар ташучы һәм вахта машиналары. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге оешманың төп юнәлеше нәкъ менә ашамлыклар һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе.
Автотранспортның сыйфатлы ягына биредә игътибар белән карыйлар. Ни өченме? Чөнки рейслар ерак араларга ясала һәм тиз бозылучан продуктларны ташучы автомобильнең кайдадыр Мәскәү янында ватылып калуы аркасында туктап калуына юл куярга ярамый.
-Мин үзем егерме елдан артык руль артында һәм шуңа күрә техниканы бик яратам,-ди "Эдем" җитәкчесе Гөлнур Сафина шоферларны техник карауга уңышлы әзерләнүләре белән котлап һәм акчалата бүләк биреп,-шуңа күрә машиналарыгызга яратып һәм хөрмәт белән каравыгызны сорыйм. Бары тик шул чакта гына алар иң катлаулы юл шартларында да уңайсыз хәлдә калдырмаячаклар.
"Эдем"ның баш механигы Дмитрий Белкин белән зур булмаган интервью вакытында биредә аерым билгеләп үтү соралган автомобильчеләр Иван Казилов белән Рәис Шиһамовның исемнәре яңгырады. Иван хәзер "Вольво" фургонында эшли, ә Рәиснең хәтта ике машинасы-"Бычок" һәм "ГАЗель" вахта машинасы.
Техник карау лаеклы узачак. Бөтен коллективка шулай ук лаеклы эшләвен һәм юлларының имин булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев