Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кыш – сынау чоры

Алексеевск бистәсенең Куйбышев урамында яшәүчеләр хатларын газетада бастыруны сорап редакциягә мөрәҗәгать итәләр, анда алар фатирларында температураның түбән булуыннан зарланалар. Атап әйткәндә, алар болай дип язалар: "Былтыр өебез җылыту өчен өй подъездында куелган счетчик күрсәткечләре нигезендә түләүгә күчерелде. Идарәче компания җитәкчеләре бу өйдә яшәүчеләрнең барысын да әлеге яңалыкның файдалы булачагына ышандырганнар....

Алексеевск бистәсенең Куйбышев урамында яшәүчеләр хатларын газетада бастыруны сорап редакциягә мөрәҗәгать итәләр, анда алар фатирларында температураның түбән булуыннан зарланалар.

Атап әйткәндә, алар болай дип язалар: "Былтыр өебез җылыту өчен өй подъездында куелган счетчик күрсәткечләре нигезендә түләүгә күчерелде. Идарәче компания җитәкчеләре бу өйдә яшәүчеләрнең барысын да әлеге яңалыкның файдалы булачагына ышандырганнар. Ләкин салкыннар җитү белән барысы да киресенчә килеп чыккан: тугыз фатирда да салкын, кешеләр тәүлек әйләнәсе җылы киемнәр киеп йөриләр. Бөтенләй туңып үлмәс өчен газ плитәләрен кабызырга туры килә, алар инде хәзер, куркыныч чыганагы булып, төнлә дә яналар. Әйтергә кирәк, өйдә өлкән кешеләр һәм кечкенә балалар да яши, алар салкын булу аркасында еш авырыйлар. Хәлебез шуның белән дә катлаулана: җылыту өчен ай саен күп акча түлибез. Ә бу-гаделсезлек һәм законсызлык, чөнки гамәлдәге законнар буенча җылыту сезоны чорында фатирларда температура 18 градустан түбән булырга тиеш түгел, шул ук вакытта фатирларыбызда ул 12 градустан югары күтәрелми.
Кеше хокукларын һәм иреген гарантияләүче РФ Конституциясе нигезендә безнең өчен үтә дә кирәкле мәсьәләне хәл итүдә булышуыгызны үтенеп сорыйбыз".
Әлеге хәлне аңлатып бирүен сорап без "Идарәче компания" ЧҖҖ директоры Павел Колоколовка мөрәҗәгать иттек. Бу уңайдан ул менә нәрсә диде: "Әлеге өйдә куелган счетчик җылылык энергиясен чынлыкта сарыф итүне күрсәтә, ләкин кешеләргә счетлар җылылыкны исәпкә алу приборы күрсәткечләре буенча түгел, ә кышкы чор нормативлары буенча исәпләнде. Шул рәвешчә, түләүдәге аерма фатир мәйданына бәйле рәвештә 600-800 сум тәшкил итә. Район башлыгы В.Козонков карары буенча ул район бюджеты керемнәреннән каплана.
Өйдә яшәүчеләр, фатирларда температура режимы билгеләнгәннән шактый түбәнрәк, дип дөрес әйтәләр.
Шуңа күрә кешеләргә Идарәче компаниягә язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, аның буенча фатирларда температураны үлчәү өчен комиссия оештырылачак, туры килмәү ачыкланган очракта җылыны биреп җиткермәү аркасында яңадан исәп-хисап ясалачак.
Фатирларда җылылык саклансын өчен өйне тышларга кирәк, ләкин әлегә моңа акча юк. Башкарма комитетның "Алексеевск муниципаль районының җылылык белән тәэмин итү схемасын үзгәртү турында"гы 19 октябрь, 2011 ел, 772 санлы карары нигезендә 2012 ел дәвамында әлеге өй фатирлары аерым җылытуга күчереләчәкләр, бу аларда яшәүчеләргә җылылык сарыф итүне көйләргә мөмкинлек бирәчәк".
Т. Васильева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев