Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Мәктәп еллары...

Редакциягә 1нче Алексеевск урта мәктәбенең 9Б чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең яраткан укытучылары Альбина Хәмитшина турында мәкалә юллаган. - Әле кайчан гына кулга чәчәкләр тотып бишенче сыйныфка укырга килгән идек. Безне көләч йөзле, чибәр апабыз - Альбина Илсуровна каршы алды. Шул көннән башлап ул безнең икенче әниебезгә әйләнде. Киң күңеллелек, тырышлык...

Редакциягә 1нче Алексеевск урта мәктәбенең 9Б чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең яраткан укытучылары Альбина Хәмитшина турында мәкалә юллаган.

- Әле кайчан гына кулга чәчәкләр тотып бишенче сыйныфка укырга килгән идек. Безне көләч йөзле, чибәр апабыз - Альбина Илсуровна каршы алды. Шул көннән башлап ул безнең икенче әниебезгә әйләнде. Киң күңеллелек, тырышлык кешеләргә чиксез мәхәббәт… Аңардагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Сыйныфыбызга килгән һәр яңа укучыны елмаеп каршы алды, коллективка кереп китәргә ярдәм итте. Сыйныф җитәкчебез безгә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен дә укытты, ул безгә тирән белем генә биреп калмыйча, күңел җылысын да өләште. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, ул безнең өчен яшәде. Мәктәптә укучылар белән төрле хәлләр була: күңелсезлекләр дә килеп чыга, борчу-мәшәкатьләр дә туып тора. Альбина Илсур кызы безнең бер генә проблемабызга да битараф калмады. Ярдәм итү өчен вакытын да, көчен дә кызганмады. Аның ярдәме белән без дөрес яшәү кануннарын үзләштердек, тормышта дөрес юл табарга өйрәндек. Белем сукмакларыннан атлап бара торгач, кире кайтмас 9 көз, кыш, яз һәм җәй айлары үтеп, күңелебездә онытылмас хатирә булып уелып калды.

Инде без 9 сыйныфны тәмамлыйбыз. Кайберләребез өчен олы юлга чакырып соңгы кыңгырау да чыңлады. Ләкин алда әле дәүләт имтиханнары. Күбебез төрле уку йортларына таралышырбыз, ә кайсыларыбыз 10 сыйныфта укуын дәвам итәр. Безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез булган Альбина апабызны без бервакытта да онытмабыз. Аның акыллы киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен беркайчан да исебездән чыгармабыз. Кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булганыгыз өчен рәхмәт Сезгә, Альбина Илсуровна, алдагы тормышыгызда исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез.

Елмаеп каршы чыктыгыз

Без 5нчегә килгәч.

Оялып башларны идек

Апабыз, сезне күргәч.

Рәхмәт Сезгә, Альбина апа,

Кызганмадың безгәкөчеңне.

Үз сабые кебек якын итеп,

Әйтә идең җылы сүзеңне.

Сезнең сөйкемле йөзегез

Сакланыр күңелләрдә.

Ә белемнәр ярдәм итәр

Гел югары үрләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев