Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

27 ноябрь көнне Левашево авылы мәдәният йортында “Әниемә чәчәк бәйләме” дигән бәйрәм чарасы узды

Аны директор Маргарита Машина һәм китапханәче Светлана Гельжинис оештырды.

Бу бәйрәмгә өлкән буын кешеләре һәм яшь әниләр көнкүреш мәшәкатьләреннән ял итәргә, үзләренә бәйрәм кәефе бүләк итәргә килде. Алар конкурсларда, биюләрдә катнаштылар, җырлар җырладылар, кыскасы күздән яшьләр агып чыкканчы көлделәр.

Бәйгеләрдә өлкән яшьтәгеләр дә актив катнашты,  алар Г.Морозова , Г.Горбатова. Хәкимов Фаил башкаруындагы әни турындагы татар телендә җыр, Д.Морозовның шигыре күңелгә үтеп керде. Безгә бу чара бик ошады. Өстәл әниләр пешергән бәлешләрдән һәм тортлардан сыгылып торды.

Без чәй өстәле янына һәрчак шулай бергә җыела алмыйбыз. Өстәл янында үзебезнең шатлык һәм көенечләребез белән уртаклаштык, әниләр турында җырлар башкардык, алар да күңелләребезне йомшартты. Әлбәттә, кызганыч - кайбер әниләр инде безнең арада юк.

Мондый бәйрәм өчен кадерле ханымнарыбызга рәхмәт белдерәсем һәм барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, аяз күк йөзе, төрле мәдәни чараларда актив катнашуларын телим.

Оештыручыларга киләчәктә дә уңышлар телим, тагын бер кат барысына да зур рәхмәт әйтәсе килә.

Левашево авылында яшәүче

Филатова Мария Анатольевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев