«Алексеевскдорстрой» ААҖ сезгә юллардагы чисталык өчен рәхмәт әйтә!
“Алексеевскдорстрой” ААҖ сезгә юлларда чисталык булдырганыгыз өчен рәхмәт әйтә!
Мондый зур транспарантлар безнең республика трас-саларында урнаштырылган.
Ләкин бездә әллә укырга өйрәнмәгәннәр, әллә дөньядагы бөтен нәрсәгә битарафлык хәзер трендта, аерым алганда - табигать-анабыз чисталыгына- безне чолгап алган табигатькә. Ә юл буендагы без пычраткан киңлекне тагын ничек аңлатырга? Кайгыртучан куллар белән утыртылган урман полосалары буйлап, трассалар янәшәсендә нәрсә? Монда ук урнашкан тукталышларда?
Йөз метр саен диярлек кюветта Homo sapiens — акыллы кеше-тереклек эшчәнлеге калдыклары ята, бик сирәк алар булмаган урыннар.
Чыннан да акыллы затлармы? Акыллы җан иясе чүп-чар ташлый микәнни? Юк! Алар бит үзләре турында гына кайгыртучы индивидуумнар. Аларның машиналары чиста һәм пөхтә бит! Алардан соң-әйдә, батып бет!
Күрәсең, алар үзләре яшел үлән һәм кыр чәчәкләре урынына пычрак, чүп-чар һәм башка җирәнгечлекләрне күзәтәләр.
- Ничек чүп ташларга мөмкин, - ди юлчылар.
- Ниһаять, пакетларга салып, махсус чүплектә, чүп тартмаларында, ур-наларда утильләштерү авырмыни?
Күз алдына китерегез әле, көненә уннарча километр юл үтеп, боларның барысын да җыеп алу ничек авыр безгә?
Кешеләр! Зинһар, тәртипле булыгыз!
Юлчылар, Гераклның алтынчы батырлыгын кабатлап, Авги абзарларын җыештыралар.
Тарих раславынча, вәгъдә ителгән бүләкне алмагач, Геракл Авгий белән сугыша башлый — намуссыз, кулына пычрак һәм гомумән күңелсез кеше белән.
Бу сүзләр кемгә кагыла, аңлашылдымы? Якын арада террито-рияләрнең пычрануын күзәтеп торачак мобиль камералар барлыкка киләчәк, диләр.
Нәтиҗәдә тиешле штрафлар белән,À la guerre comme à la guerre (сугышта булгач сугыштагы кебек), дип өстәргә генә кала!
Сергей Тарсуков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев