I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды
2017 елның 24-25 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте"н оештыру максатыннан I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездын уздырды. Аның эшендә Россиянең 40 төбәгеннән килгән бәгъзысы 300 ләп делегат катнашты. Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсеннән, Әстерхан, Оренбург, Волгоград, Чиләбе, Омск, Иркутск, Красноярск һ.б. ерак...
-Съезд РФ төбәкләрендәге татар авыллары тарихына багышланган китаплар күргәзмәсе белән танышудан башланып китте. Бөтенроссия күләмендә төбәк тарихына багышланган меңнән артык китап дөнья күргән, менә аларның күбесе монда урын алган.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтлары галимнәре катнашында уздырылган "түгәрәк өстәл", өч сәгатькә сузылып, гаять эчтәлекле булды. Кичке аштан соң эш дәвам итте. "Бөтендөнья тарихында Алтын Урда" китабын тәкъдим итү, әдәби-композицияле, эчтәлекле итеп төзелеп, катнашучыларда зур күтәренкелек уятты. Беренче көннең эше кичке 9 нчы яртыга чаклы дәвам итте.
Икенче көнне "Бөтентатар оешмасы туган якны өйрәнүчеләре"нең оештыру киңәшмәсе эшен дәвам иттерде. Эш " Казан" милли-мәдәни үзәгендә барды.
Съезд эше буенча резолюция кабул ителде. Резолюциядә "Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы"н кичектермичә кору, 32 кешедән торган Шурасын (Совет) булдыру белән килешү, "Туган җир" ("Родной край") журналын оешманың рәсми басмасы дип тану, Татар төбәкләре тарихына багышланган хезмәтләрне һәм китапларны цифр форматына күчереп, Интернет челтәренә урнаштыру, "РФ татар авыллары тарихы" басмасын чыгару һ.б турында әйтелде. 25 март көнне съезд үзенең эшен тәмамлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев