Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Рәхмәтләребез чиксез сезгә

Бу вакыт дигәнең бигрәкләр дә тиз үтә инде. Әле кайчан гына октябрь аена кергән идек, инде бер декадасы үтеп тә бара.

Бу ункөнлек Өлкәннәргә багышланган иде. Күп милләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына озак еллар буена армый-талмый хезмәт иткән, авыр тормыш юлы узган Өлкән буын кешеләренә аерым бер игътибар һәм ихтирам күрсәтелә торган бәйрәм бу. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларын иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Гомерләренең көзенә кергән буын бу бәйрәмне көзнең матур вакытында тикмәгә генә билгеләп үтмидер. Елның фасылы - көз матур булган кебек, гомер көзе дә үзенә күрә матур. Күңелләрнең әле бер дә картаясы килмәгән мәле. Менә шул максат белән бу Өлкәннәргә багышланган төрле-төрле матур чаралар үткәрелә дә инде.

Безнең Урта Тигәнәле авылында да истә калырлык, күңелгә үтеп кергән чаралар үтте. Республикабызның башкаласы Казанга экскурсиягә барырга ниятләдек. Сафина Гөлнур Таһировна берсүзсез безгә автобус бирде. “Рәхәтләнеп йөреп кайтыгыз әле” - дип күңелләрне күтәреп җибәрде. Аңа рәхмәтебез чиксез безнең. Иртән сәгать 10да “Алтын карп” кафесы каршысында авылдашыбыз, күп еллар буена “Эдем” оешмасында күп көч куйган Хадичә Һади кызы Мөхәммәтшина безне колач җәеп, елмаеп каршы алды һәм безне кафега алып керде. Әлеге кафеда бик тәмле итеп пешерүчеләргә, хезмәт куючыларга да рәхмәтебез чиксез безнең. Көне буе автобус шоферы Александр безнең барлык теләкләребезне үтәп йөрде. Көндезләрен Казан шәһәре белән танышып йөргәч, кич белән халкыбызның яраткан халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күп еллар эшләгән Фирая Әкбәрованың иҗат кичәсен карарга җыелдык. Әлеге чара барлык тамашачыларга да ошагандыр дип уйлап калабыз.

Ә инде 5 октябрь көнне авылыбызның мәдәният йортында Өлкәннәр өчен зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмебез гадәт буенча авылыбызның имамы Рәмис Фәссахов бәйрәм мәҗелесен дога белән ачып җибәрде. Ак яулыклы апаларыбыз, ак сакаллы бабайларыбыз, олпат агайларыбыз рәхәтләнеп мул өстәлләр артында кайнар чәйләрен эчеп, гапләшеп-сөйләшеп концерт карадылар. Ә концертны инде мәдәният йортыбызда эшләп килүче “Ак калфак” фольклор төркеме әзерләгән иде. Ә бит алар үзләре дә өлкән буын кешеләре. Кунаклар һәр чыгышны яратып, алкышларга күмеп каршы алдылар. Бәйрәмебезгә ямь өстәп Гатина Сәрия апа, Курмаева Рәшидә апа, Зиганшина Гөлсинә, Кадыйрова Гөлкәй апалар моңлы тавышлары белән җыр суздылар, күп кырлы талант иясе Бәдертдин абый Шәйхетдинов гармунда без яраткан моңлы көйләрне уйнап, күңел кылларын тибрәтте. Һәр кеше рухи азык, күңел җылысы, рәхәтлек алып китте бу бәйрәмнән. Сый - нигъмәтләр өчен “Алга”колхозы рәисе Тәлгат Рәфәгат улына, җирле үзидарә башлыгы Илдар Кәлимулла улына өлкәннәр зур рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. Өлкәннәр декадасын шундый матур, мәгънәле, эчтәлекле итеп үткәргән өчен үзебезнең мәдәният хезмәткәрләренә, “Эдем” оешмасы җитәкчесе Сафина Гөлнур Таһир кызына рәхмәтләребезне җиткерәбез.

 

 

Китапханәче, ”Ак калфак” хатын-кызлар ошмасы җитәкчесе Равия Сафина һәм ветераннар советы рәисе Энҗе  Камалов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев