Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Син булганда...

Алексеевск бистәсенең Кыр Шунталысы авылында гомер итүче кадерле, газиз, хөрмәтле, кыйммәтле, моңлы, нурлы, шәфкатьле, йомшак сүзле, мәрхәмәтле, ягымлы, кояштай йөзле әниебез Камалова Галия Гаяз кызы (уртада). Син тормышка безне бүләк итеп, ана дәрәҗәсенә ирешкән олы җанлы кеше!

Бүген син гомер бәйрәмеңнең 85нче кышын бәйрәм итәсең. Тормышның төрле юлларын үткәндә сынмыйча, сыгылмыйча, башны горур тотып алга баручы һәм әтием белән бергә биш баланы олы юлга чыгарып, бүген дә безне сабыйлар дәрәҗәсенд ә тоткан иң кадерле кешеләребез сез! Бу шигырь юллары, әниебез, сиңа мәдхия булып ирешсен иде. Әни, әнкәй, ана! Күпме сихри аһәң, моңлы көйләр, җылы хисләр, гаҗәеп ягымлы татлы хыяллар бу сүзләрдә!
Син булганда без әле нәни кызчык, малай-шалай, елак сабый, шаян балалар. Бүген дә син безнең серләребезне уртаклашучы, зарларыбызны тыңлап торучы, хәсрәтләребезне таратучы, шатлыгыбызны бүлешүче - син ул әниебез! Кайнар ашларыңны пешереп көтеп торучы, тәмле чәйләреңнән шифа бирүче, татлы ризыкларыңнан авыз иттерүче - син ул, әниебез! Иртә таңнан кара төнгә кадәр, балам дип тынгысыз көннәр үткәрүче, сагынып көтеп алучы, моңаеп озатып калучы, догаларыңны укучы - син ул, әниебез! Менә шулай булгач, дөньяда синнән башка яшәү нинди була инде! Рәхмәт, әнием, син булганга. Һаман да шулай яшәүнең мәгънәсе, тормышыбызның шатлыгы, күңелебезнең нуры булып озак яшәргә Ходаем насыйп итсен сиңа.
Әтием белән икегез очарга канат, йөрергә көч, яшәргә өмет биреп бергә гомер итегез. Гомер бәйрәмнәрегез дә ел саен кабатланып, сәламәтлек белән яшәргә насыйп булсын!

Әни, әнкәй, Ана! Күңел нурым
Йөрәгемнең җылы почмагы.
Үткәнемнең аяз көннәре син,
Бүгенгемнең нурлы учагы.
Таңнарымның назлы җилләре син,
Көннәремнең якты кояшы.
Төннәремнең моңсу ае да син,
Язмышымның гомер юлдашы.
Җырларымда чишмә сафлыгы син,
Тормышымның яшәү шатлыгы.
Бар дөньямны тере нурга күмгән
Аяз күгем, күңел аклыгы.
Башны иям, Анам, синең алда,
Үбәм җирдә баскан эзләрең.
Чал чәчләрең сыйпап гафу сорыйм,
Яшьләнмәсен, әни, күзләрең.
Бурычларны үтәп булмас, ахыры,
Һаман дөнья, нуҗа куабыз.
Әйтерсең лә, аны куа-куа
Тотып алмак кебек булабыз.
Ә гомерләр без дөнья куганда,
Безнең арттан йөгерә икән.
Кайтырбыз дип, киткән юлларны да
Ерагайтып өлгерә икән.
Исән генә булчы, газиз анам,
Күзләреңә яшьләр кунмасын.
Безнең язмыш, тормыш мәшәкате 
Авыр йөкләр булып тормасын.
Сәламәтлек бирсен гомер барда,
Тынычлыкта язсын яшәргә!
Балалар һәм онык-оныкчыклар
Килеп торсын күңел ачарга. 
Өстәлеңнән кайнар коймакларың,
Бәлеш-җәймәләрең төшмәсен.
Күрше-күлән керсен хәлләр белешеп,
Туган-тумачалар бетмәсен.
Әниебез Камалова Галия Гаяз кызын олы бәйрәме, 85 яшьлек юбилее белән котлап биш баласы, 13 оныгы, 6 оныкчыгы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев