“Таң”ны яратып укыйбыз”
"Таң" газетасына язылу дәвам итә. Газетаны кызыклы һәм эчтәлекле итү өчен без фикерләрен, теләкләрен, тәкъдимнәрен, район тормышын җитәрлек яктыртып бара алабызмы-юкмы икәнлеген белергә теләп, укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек. Безнең белән гел хәбәрләшеп, кызыклы мәкаләләр язып торучы даими укчыларыбыз үз фикерләре белән уртаклашты.
Резидә Фатыйхова, Коры Көрнәле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Җәйге иртә авыл кешесе өчен беренче таң әтәче кычкыру белән чиләк тотып сыер саварга чыгудан башлана. Сөтлебикәне көтүгә озатып, күрше-күлән белән хәл-әхвәл сорашып, авыл хәбәрләрен белешкәч, өеңә юнәләсең. Өйдә кырыкмаса кырык төрле эш көтә. Ә капкадан керешли коймага беркетелгән почта әрҗәсендә кичтән кыстырылган гәҗит-журнал күзгә чалына. Әнә "Ватаным Татарстан", "Мәгърифәт", "Безнең гәҗит" һәм башкалар. Без үзебез күпләп алдырабыз ул гәҗит-журналны. Менә капкадан керүчене ишек алдында көндәлек мәшәкатьләр белән йөрүче икенче гаилә башлыгы каршы ала. Кулдагы гәҗитләрне карау буенча ярыш башлана: кайсың беренче эләктерә. Нәрсәне дисезме? - "Таң"ны!
Соңгы 1-2 көндә районда ни-ләр булган, кайсы авылдан нинди хәбәрләр бар? Нинди язмалар урын алган бу санда? Райондагы вәзгыятьне белми яшәп буламы хәзерге заманда?! Заманалар үзгәрә, кешеләрнең кызыксынулары да, хәбәрдарлыклары да үзгәрә. Элек районның башка авылындагы хәбәр 1-2 атнасыз килеп җитмәсә, хәзер күрше авылда ни булуын шул көнне үк ишетәсең. Башка авыл кешесе чит кеше кебек тә түгел - авыл белән авыл бик тыгыз элемтәдә тора хәзер. Һәр йортта телефон, һәр кешедә: олысында-кечесендә кесә телефоны. Интернет аша "контакт"та да кич утырабыз". Тагын нинди яңалык кирәк инде? Ләкин боларның берсе дә "Таң" гәҗитен алып укуны алыштыра алмый.
Район газетасы үзенең вазыйфасын бик әйбәт башкара: көн кадагына сугучы әһәмиятле проблемалар күтәргән материалларны да, районыбыз тарихы сәхифәләрен дә, күренекле, кызыклы язмышлы кешеләр турында очеркларны да, көнкүрештә кулланырлык киңәш-табышны да, котлау-игъланнарны да, тәрбияви мәкаләләрне дә табарга була монда. Авылның әллә нинди батырлык эшләмәгән гади генә кешеләре турында язмалар да бик урынлы, минемчә: туган җирендә калып тормыш корган, балалар үстереп, намуслы хезмәт иткән, балаларында шәхси үрнәкләре белән туган җиргә мәхәббәт тәрбияли алган кешеләр әнә шундый игътибарга бик лаек. Кызыклылыгы шунда: ул мәкаләләр без белгән, без күреп, дәшешеп йөргән кешеләр турында, безнең районыбыз тормышын, икътисадын тотучы оешмалар турында. Үз җирлегеңне, аның тормышын, тарихын, бүгенге вәзгыятен белү бүгенге көн кешесе өчен бик тә әһәмиятле. Шуңа да "Таң" район кешеләренең яраткан газетасы булудан туктамый.
Әйткәнемчә, авыл кешесенең бигрәк тә җәй көннәрендә озаклап гәҗит-журнал укып утырырга вакыты юк. "Таң"ны алуга укып чыксак, республика гәҗитләренә беренче көнне чират та җитми әле. Шуңа район гәҗитенең атнага 2 тапкыр чыгуына ияләштек инде.
Шәүкәт Камалов, пенсионер:
- Хөрмәтле "Таң" газетасы хезмәткәрләре! Сез газетага язылу көннәре алдыннан һәм язылу барышында абунәчеләргә, газетада нинди темаларны күрәсегез килә? дигән сорау белән мөрәҗә-гать итәсез. Минем сезгә үземнең фикеремне җиткерәсем килә. Газетаның күләме зур түгел, уку-чыларның бөтен мәкаләләрен сыйдырып та бетереп булмыйдыр. Нигездә газета үзенең дәрәҗәсен төшерми. Ул безгә ошый. Газетада укучыларның язмаларын (шигырь, истәлек-хатирәләр һ.б.лар) уку кызыклы. Үзебез язган, газета хезмәткәрләре ярдәмендә чыккан мәкаләләрне күрү дә сөенеч китерә. Рекламаны даими күзәтеп барам. Ул файдалы. Авторлар язган мәкаләләр дә уңышлы килеп чыга. Күбрәк район, авыл тормышы, кеше язмышлары турындагы мәкаләләрне күрәсе килә.
Хөрмәтле укучыларыбыз, яраткан газетагыз өйләре-гезгә атна саен килеп торсын, дисәгез, аңа язылырга ашыгыгыз.
Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев