Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Тормыш китабын актарганда

Гомеренең кайсы мизгелләрен ешрак исенә төшерә икән Гөлсирә Сәгыйрь кызы Хәмитшина?

Өчкүл буенда әтисе Сәгыйрь абзый белән Хәернур апаның сөекле кызы булып үсүенме? Озын кара толымлы, кечкенә генә гәүдәле, терекөмештәй тере, сөйкемле кыз булып, Урта Тигәнәле урта мәктәбендә укып йөргәненме? Әллә 18 яше тулуга зур гаиләгә килен булып төшүенме? Бәлки китаплар патшалыгында хуҗа булып, кичәләр, концертларда җырлап-биеп йөрүен яки тирә-күрше авылларда спектакльләр куеп йөргән чакларындыр... Мәктәптә балаларга Пушкин, Толстой теленең нечкәлекләрен, рус әдәбиятының гүзәл әсәрләренә мәхәббәт уяткан вакытларындыр...   
Әйе, сиксән ел узган да киткән: ниләр генә эшләнелмәгән, ниләр генә кичерелмәгән... Тормыштагы кыенлыкларны шатлык-куанычлар алмаштырган. Бик авыр чакларында яхшы кешеләр белән аралашып, китаплар укып күңелен юаткан, әмма беркайчан да авырлыклар алдында югалып калмаган ак яулыклы, олы йөрәкле Гөлсирә апабыз. Ул үзе өчен беркайчан да башкалардан ярдәм сорамый, бары тик тирә-юньдәгеләрне кайгыртып яши...
Зур Тигәнәледә туып үскән Гөлсирә ханымның бөтен гомере авыл язмышы белән бәйле. Совет чорындагы барлык кеше кебек үк мәктәптә, аннары югары уку йортында белем ала. Җәмәгать эшеннән бервакытта да читләшми: агитатор, пропагандист, артист ул; ял иткәндә “гармонист” ук булмаса да, яшь чагыннан мөнәҗәтләрне бик матур әйтә.
Гаилә тормышы күпләргә үрнәк: каенана-каената, каенигәч, каенэнеләр белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булды. Гореф-гадәтләрне саклап, олыларны хөрмәтләп, аларга юл куеп гомер иттеләр. Өлкәнәйгәч тә, туганнары “дәү апа” дип аның өчен өзелеп торалар. Ире Рәшит белән бер кыз, өч малайга гомер бирделәр, яратып үстерделәр, олы юлга озаттылар. Балалары үзләре кебек эш сөючән, тәрбияле булдылар, тормышта үз юлларын таптылар. Бүген ул 9 оныгы, 5 оныкчыгына сөенеп карый.
Бу еллар эчендә Гөлсирә ханым күп сынаулар үтте, зур югалтулар кичерде. Кайчагында кечкенә генә гәүдәсе, тар иңнәре ничек күтәрә алды икән шулкадәр авырлыкларны дигән уйлар килә күңелгә. Никадәр генә кыен булса да, ул тормыш авырлыкларына бирешмәде, авырлыклар алдында горур башын имәде. Ире вафатыннан соң тормыш арбасын берүзе җигелеп тартты. Каенанасын, каенигәче Сәрия апаны хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Бүген ул, барыбызга да үрнәк булып, матур гомер кичерә.
Гөлсирә апа 30 ел туган авылы мәктәбендә эшен яратып, күңел биреп башкарды. Ул хезмәттәшләре, ата-аналар арасында авторитетлы укытучы булып танылды. Укучылар да, аның үзен яратып, фәнне тырышып үзләштерделәр. Еш кына, район олимпиадаларында җиңеп чыгып, республика дәрәҗәсенә чыктылар.
Гөлсирә ханым бүген дә өйдә утырмый, гел халык арасында, авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Ул бүген авылның күркәм кешесе - ак әби булып, кешеләр күңеленә иман нуры таратып яши. Ничәмә-ничә ханымны гарәпчә укырга өйрәтте. Дини мәҗлесләрдә Корьән аятьләре укый, вафат булган хатын-кызларны соңгы юлга озату йоласын да җиренә җиткереп башкара.
Гөлсирә Сәгыйрь кызы - Зур Тигәнәле җирле үзидарәсенең ветераннар советы рәисе. Бу юнәлештә дә зур эш алып бара: ветераннарны юбилей даталары белән котлау дисеңме, Татарстан Республикасында һәм Казан шәһәрләрендәге музейларга экскурсияләр оештыруны әйтәсеңме. Ул гына да түгел: Галиәскәр Камал исемендәге Казан Дәүләт академия һәм Кәрим Тинчурин Драма һәм комедия театрларында Тигәнәле хатыннарын күптән таныйлар инде. Шундый изгелекләрегез өчен зур ихтирам белән баш иябез Сезнең алда, Гөлсирә апа!
2023 елда Гөлсирә Сәгыйрь кызы “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең “Өлкән буын героинясы” төркемендә җиңүче булып табылды һәм Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында республика җитәкчеләре кулыннан кыйммәтле бүләк алу бәхетенә иреште.
Менә бүген аңа 80 яшь тула, гомер сәгате 80 не суга. Әйе, еллар үзенекен итә: чәчләргә - бәс, йөзгә - җыерчыклар сипкәләп, маңгайга буразналар сызгалап, шатлык-сагышларын аралаштырып, уза да уза икән... Табигатьнең бар дөньяны аклыкка күмеп, күбәләктәй кар яуган сихри илһамлы көчкә ия булган көннәрендә тормышка аваз салган ханымның адымнары бераз салмакланган инде. Әмма аның күңеле ак, калебе йомшак, изге, холкы сабыр, йөзе иманлы, матур, тавышы ягымлыдыр...
Гөлсирә апа! Олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның уңышларына сөенеп, якыннарыңның, дусла-рыңның җылысын тоеп, безнең арада озын-озак шатлыклы гомер кичерү-егезне телибез. Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән кире кайтсын!

80 яшь ул әле картлык түгел,

Ак бәхетләр кунса да чәчләргә.

Аллаһ Сезгә гомер бүләк иткән,

Шатлык белән хәзер яшәргә.

Онытыгыз сагышларны,

Елмаегыз әле күбрәк.

Бирелмәгез төшенкелеккә,

Бездән Сезгә шул теләк.

Әле тагын бик күп еллар,

Нык типсен йөрәгегез.

Сез - безнең бердәнберебез,

Сез әле безгә бик кирәк!

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге 

Юлдаш булсын Сезгә картлыкта!

 

Иң изге теләкләр белән Фәния Нәсыйхова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев