Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Урта Тигәнәле “Ләйсән” балалар бакчасында бәйрәм узды

Урта Тигәнәле "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Садыйкова редакциягә хат язып җибәргән. Аны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез. Альбина Вәлиева - Әни... Әби... Дәү әни... Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр...

Урта Тигәнәле "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Садыйкова редакциягә хат язып җибәргән. Аны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

Альбина Вәлиева

- Әни... Әби... Дәү әни...

Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул.

Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче, җылы хисләр агышы, күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтүче самими нур агышы чагыла. Әйе, дөньяда иң гүзәл затларыбыз - хатын-кызлар булганда гына яңа тормыш ярала, кешелеккә җан өрүче хатын-кызларыбыз булганда гына кешелек дөньясы югалмаячак, һаман алга барачак.

Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан без Урта Тигәнәле авылы балалар бакчасында да бәйрәм уздырдык. Гомумән, без бакчабызда һәр бәйрәмне үзенчәлекле, кабатланмас, югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышабыз һәм моңа ирешәбез дә.

Башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, килгән кунакларны мәктәп директоры бәйрәм белән котлаганнан соң, бу матур кичә тәрбиячеләрнең "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерүе белән башланып китте. Зәвык белән бизәлгән зал, әкият геройларының йолаларга туры китереп сайланган матур костюмнары, җырлы-биюле тамаша әни- әбиләребезнең күңеленә бик хуш килде. Әниләр белән бергә балалар да бик игътибар белән күзәтеп утырдылар. Әкият "Рәнҗетмәгез әниләрне" дигән шигырь белән тәмамланды. Аннан соң балалар әниләрне үзләренең йөрәккә ятышлы җырлары, шигырьләре белән сөендерделәр. Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады әле. Сабирова Гөлнур апа "Әнием" диеп исемләнгән күзләргә яшьләр китерердәй шигырен сөйләде. Зөһрә Мөхәммәтҗанова да шигырь белән әниләргә рәхмәт белдерде.

Ә әниләребез үзләре А. Алишның "Куян кызы" әкиятен балаларга тәкъдим иттеләр. Әкият геройларыбыз Зилә Рамаева, Гөлнара Җаббарова, Гөлнара Дәүләтшина, Илсөя Мөлековалар чын әкияттән килгәннәр дип белерсең. Шулай итеп, бәйрәм кызыклы да, мавыктыргыч та, тәрбияви дә булды.

Балаларга тагын бер кат әти-әниләрне яратырга, аларны тыңларга, борчымаска, хәлдән килгәнчә аларга ярдәм итәргә кирәклеге аңлатылды.

Кичәне йомгаклап, Лилия Вәлиева әниләрне, дәү әниләрне, тәрбиячеләрне котлап, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, балаларга тәүфыйклы булып үсүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев