Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов махсус хәрби операция уздыру зонасында һәм Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәрендә булды.
Якташлар белән очрашу
Махсус хәрби операция зонасына хәрбиләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып тупланган чираттагы гуманитар йөк китерелде. Хәрбиләргә коптерлар, махсус чаралар, төзелеш материаллары һәм техника тапшырылды. Әмма өйдән еракта булганнар өчен туганнары һәм якыннарыннан килгән посылкалар аеруча кадерле. Алар да Алексеевск районы хәрбиләренә тапшырылды. Сергей Демидов якташлар белән очрашты, алар урнашкан урыннарда булды, хезмәт һәм көнкүреш шартлары белән танышты. Хәрбиләр ярдәм күрсәткән өчен Алексеевск районы халкына рәхмәт белдерделәр. Хәрбиләргә ярдәм итүдә район предприятиеләре һәм оешмалары, эшмәкәрләр һәм район халкы катнаша.

Лисичанск өчен 700дән артык төрдә кирәк-ярак
Сәфәрнең чираттагы юнәлеше Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәре булды. Шәһәрдән килгән гариза буенча Алексеевск районы коммуналь хезмәтләр өчен йөк туплады. Аңа, шул исәптән җылыту сезонына әзерлек өчен кирәкле, 700дән артык төрдә җиһаз һәм материал керде. Китерелгән җиһазлар һәм материаллар инженерлык челтәрләрен ремонтлаганда һәм аларга хезмәт күрсәткәндә, шәһәр объектларын салкыннарга әзерләгәндә, шулай ук коммуналь хезмәтләрнең көндәлек эшендә кулланылачак.
Мәктәп укучылары өчен яңа фотостудия
Сәфәр вакытында Сергей Демидов Лисичанск сәнгать мәктәбендә дә булды. Биредә яңа җиһазларга ихтыяҗ район башлыгының алдагы сәфәрләренең берсендә үк билгеләнгән иде. Ул вакытта педагоглар мәктәпкә фотография белән шөгыльләнү өчен җиһазлар кирәклеген әйттеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ф.В. Вәлиев ярдәме белән фотостудия өчен заманча җиһазлар сатып алынды. Лисичанскига Canon RF 35mm объективлары белән Canon EOS R8 фотокамералары, фотовспышкалар, радиосинхронизаторлар, стойкалар, студия фоны системасы, яктылык кайтаргычлар һәм штативлар китерелде.
Яңа техника мәктәптә тәрбияләнүчеләргә фотография серләрен үзләштерергә һәм иҗади сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Сергей Демидов катлаулы шартларда да балалар белән шөгыльләнүне дәвам иткән һәм аларның үсеше өчен мөмкинлекләр тудырган педагогларның хезмәтен аерым билгеләп үтте. Алексеевск районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм шефлыкка алынган Лисичанскига ярдәм күрсәтү дәвам итә. Ярдәм җыюда һәм җибәрүдә район халкы, предприятиеләр, оешмалар һәм эшмәкәрләр катнаша.
Нет комментариев