Иртәне иң беренче каршы алучылар

Бу — хезмәте еш кына күзгә күренеп тормаган, әмма бер генә торак пунктның да тормышын алардан башка күз алдына китереп булмый торган кешеләрнең һөнәри бәйрәме.
Әлеге эшнең әһәмияте аеруча кыш көне ачык сизелә. Быелгы кыш карлы булды, һәм районның коммуналь хезмәтләре ялсыз диярлек эшләде. Кешеләр әле генә уянып килгәндә, алар инде эштә— урамнарда, ишегалларында, юлларда һәм тротуарларда, кар чистарталар, юлларны киңәйтәләр, җәяүлеләр өчен йөрү юлларын куркынычсыз итәләр.
Бу көндәлек хезмәт артында конкрет кешеләр тора. Укучыларыбызны быелгы карлы кышның геройлары белән таныштырабыз. Быелгы кышта ишегалларын тәртипкә китерергә ярдәм иткән кешеләрнең берсе — Марат Рамил улы Равилов. 2019 елдан бирле ул мини-төягечтә эшли һәм Алексеевск бистәсендәге ишегалларын чистарта. Ишегалларын карап тору эшләренә ул идарәче компания тарафыннан сезонлы нигездә җәлеп ителә. Аның карамагында — 24 ишегалды.
Карлы көннәрдә Марат Рамилевич эшкә иртәнге биштә үк чыга, гадәти көннәрдә — алтыда. Көн дәвамында ул барлык ишегалларын йөреп чыгарга тырыша, ә һава торышы бозылып киткән чакларда кичкә кадәр эшләргә дә туры килә. Эш җиңел булмый: кайчакта чистартуга ишегалларында куелган машиналар комачаулый. Әмма вакыт узу белән кешеләр аңлап карый башлый: машиналарын алдан күчерәләр, кайберләре хәтта техникага юл ачар өчен карны үзләре дә көрәп куя.
Көчле кар явулардан соң урамнарны чистарту һәм юлларны киңәйтү дә бик җаваплы эш.
Бу эш белән «Водоканал» җәмгыятенең экскаватор машинисты Сергей Михайлович Никифоров шөгыльләнде. Коммуналь хуҗалык өлкәсендә ул инде утыз ел эшли.
Кышын Сергей Михайлович «Амкадор» маркалы авыр төягечне йөртте. Аның эш көне иртәнге биштә башлана. Көчле кар явулардан соң нәкъ менә шундый техника юлларны киңәйтергә, кар өемнәрен таратырга һәм транспорт хәрәкәтен куркынычсыз итәргә ярдәм итә.
Урамда эшләү һәр-вакыт күз алдында. Техника юлдан узганда кар өеме ишегалларына да төшәргә мөмкин. Кайбер кешеләр моңа аңлап карый, ә кайберләре ризасызлык белдерә. Сергей Михайлович моңа тыныч карый: аның төп бурычы — юлны чистарту һәм транспорт өчен
иркен йөрү мөмкинлеге булдыру.
Кышкы чистарту эшләренең зур өлеше техника белән түгел, ә кул хезмәте белән башкарылды. Бу эшне көн саен эшчеләр бригадасы башкарды. Аларның берсе — «Водоканал» хезмәткәре Владимир Михайлович Данилов. Аңа 49 яшь.
Аның төп эш коралы — көрәк. Бригада белән бергә ул тротуарларны, күперчекләрне, җир асты кичүләрен, җәяүлеләр кичүләрен һәм җәмәгать транспорты тукталышларын кардан һәм боздан чистартты. Эш көне иртәнге биштә башланды.
Бу хезмәт физик яктан бик авыр. Әмма Владимир Михайлович зарланмый. Киресенчә, ул үзенең хезмәте кешеләргә файда китерүен тою мөһим ди.
Бригадага яшь хезмәткәр Руслан Шәйхетдинов та техника белән ярдәм итте. Аңа нибары 21 яшь, коммуналь хуҗалык өлкәсенә ул узган елның октябрендә килгән.
Руслан мини-төягечтә эшли. Аның бурычы — кул белән чистартып булмый торган тротуарларны һәм сукмакларны кардан арындыру. Ул шулай ук эшчеләр көрәк белән өеп калдырган карны чыгарып түгәргә дә ярдәм итте. Руслан мастер Юлия Юртаева бригадасында хезмәт куя.
Яшь белгечнең эш көне дә иртәнге биштә башлана. Көчле кар явулар вакытында ул ял көннәрендә дә эшкә чыккан. Руслан әйтүенчә, бу эш аңа ошый, ул техниканы кызыксынып үзләштерә. Бөтен бригада эшен Юлия Юртаева — «Водоканал» җәмгыятенең төзекләндерү буенча мастеры оештыра.
Төзекләндерү өлкәсен-дә ул инде 18 ел эшли, шуларның 8 елын мастер вазифасында үткәргән.
Бер карашка нәфис кенә күренгән бу хатын-кыз көн саен бистә территориясен кардан һәм боздан чистартучы бригаданы җитәкли. Әмма Юлия үзе дә читтә калмый: ул коллектив белән бергә эшли, көрәк белән ир-атлардан ким түгел. Үзе әйтүенчә, башкалар эшләгәндә кул кушырып басып тора алмый.
Аның эш көне тагын да иртәрәк — иртәнге дүртенче яртыда башлана. Юлия үз эшен яратуын әйтә, чөнки нәтиҗәне һәрвакыт күрә: кешеләр өчен чиста һәм көрәлгән тротуарлар.
Кышкы чистарту эшләрендә авыл хуҗалыгы пред-приятиеләре дә катнашты. Шундый хез-мәткәрләрнең берсе — «Девятовское» җәм-гыяте тракторчысы Владимир Варламов. Аңа 39 яшь, һәм ул бу хуҗалыкта инде алты ел эшли.
Җәй көне Владимир кырларда хезмәт куя, ә кышын юлларны кардан чистартырга ярдәм итә. Аның җаваплылыгында Просторная, Северная, Набережная урамнары, шулай ук Лебяжье һәм Сакон авыллары булды.

Көчле кар явулар вакытында ул эшкә иртәнге өчтә үк чыга, гадәти көннәрдә — җиде-сигезләр тирәсендә. Күп кар яуган вакытта ялсыз эшләргә туры килә.
Владимир техника белән эшләргә яратуын әйтә. Кайчак кешеләр кар чистарту сыйфатына карата искәрмәләр дә белдергән. Әмма ул моңа тыныч карый: барысын да канәгатьләндерү мөмкин түгеллеген аңлап, эшен намус белән дәвам итә.
Бу кешеләрнең һәр-кайсы — коммуналь хезмәтләрнең зур ко-мандасының бер өлеше. Аларның эше күпләр әле йоклаганда башлана һәм һава торышы нинди булуга карамастан дәвам итә. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә урамнар үтү өчен уңайлы, ишегаллары чиста, ә район буенча йөрү рәхәт булды.
Календарь буенча кыш тәмамланса да, коммуналь хез-мәткәрләрнең эше бетми. Яз килү белән бурычлар гына үзгәрә: алда территорияләрне кыштан соң чистарту, төзекләндерү, урамнарны, паркларны һәм ишегалларын яңа сезонга әзерләү көтә.
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәт-кәрләре көне уңа-еннан районның барлык коммуналь хезмәткәрләренә— хезмәтләре, түзем-лекләре һәм җавап-лылыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Нәкъ менә шушы кешеләр ярдәмендә безнең торак пунктларда елның теләсә кайсы вакытында да тәртип саклана.
Нет комментариев