25 мартта район мәдәният йортында Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды
Иҗат ритмында: Алексеевск районында мәдәният.
««Иҗади уңыш!» дип аталган бәйрәм программасы сәнгатькә хезмәт итүне һөнәр генә түгел, ә чын чакыру итеп сайлаган кешеләрне бер-ләштерде.
Район мәдәният йорты фойесында чын мәгънәсендә җылы һәм шатлыклы мохит хөкем сөрде. Бу көнне бирегә районның мәдәни тормышының барлык тармаклары вәкилләре җыелды — мәдәният-ял учреждениеләре хезмәткәрләре, ки-тапханәчеләр, музей эшчәннәре, балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары, халык иҗат коллек-тивлары җитәкчеләре һәм катнашучылары. Мәдәният йорты иске дуслар һәм хезмәттәшләр очрашу урынына әверелде.
Концерт программасын «Млада» вокал ансамбле «Мин сине яратам, тормыш» композициясе белән ачып җибәрде. Район башлыгы Сергей Демидов котлау сүзләре белән чыгыш ясады, мәдәни мирасны саклауның әһәмиятен ассызыклады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды.
Бу көнне тармакның иң яхшы вәкилләре югары дәүләт һәм ведомство бүләкләренә лаек булды.
ТР Мәдәният ми-нистрлыгының «Мә-дәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Урта Тигәнәле авыл мәдәният йорты директоры Сафин Фоат Мәрәк улы бүләкләнде.
ТР Мәдәният ми-нистрлыгының Мактау грамоталары белән:
Левшина Анна Вячеславовна — район мәдәният йорты директоры;
Шерстнева Наталья Сергеевна — Кыркүл авыл мәдәният йорты директоры;
Луконина Любовь Егоровна — Сахаровка авыл мәдәният йорты режиссеры;
Камаева Анна Михайловна — Лебяжье авыл мәдәният йорты директоры;
Гурьянова Галина Егоровна — Кр. Баран авыл китапханәсенең 10нчы филиалы мөдире бүләкләнделәр.
Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән:
Әхмәтова Лариса Викторовна — Бутлеровка авыл клубы мөдире;
Арнакова Татьяна Ивановна — В.И. Абрамов исемендәге туган як музее фондлар бүлеге мөдире;
Евланов Сергей Анатольевич — район мәдәният йортында балалар белән эшләү секторы мөдире бүләкләнделәр.
Бүләкләү тантанасын мәдәният бүлеге начальнигы Алена Михайловна Свистуно-ва дәвам итте. Ул ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учреждениесе бүләкләрен тапшырды.
«Таткультре-сурсцентр»ның Рәх-мәт хатлары белән бүләкләнүчеләр арасында:
район мәдәният йорты машина йөртүчесе Сергей Геннадьевич Беспалов, ки-тапханәчеләр Наталья Алексеевна Новикова, Юлия Рубин кызы Закирова, Гөлүсә Шәрифулла кызы Төхфетова бар.
Мактау грамоталарына лаек булучылар:
Венера Петровна Анисимова (Кр. Баран авыл мәдәният йорты директоры),
Оксана Владимировна Казанцева (район мәдәният йорты клублар формирова-ниесе җитәкчесе),
Лаура Геннадьевна Осянина (мәдәни-ял эшчәнлеге секторы мөдире).
Шулай ук мәдәният бүлегенең Мактау грамоталары белән китапханә һәм музей хезмәткәрләре бүләкләнде:
Нурия Гәрәфетдин кызы Антонова,
Светлана Александровна Кислова,
Наталья Васильевна Ошлепкина,
Алсу Хәниф кызы Насыйбуллина.
Бүләкләүнең йомгаклау этабын район мәдәният йорты директоры Анна Вячесла-вовна Левшина үткәрде. Ул Кыр Шунталысы авыл мәдәният йорты директоры Илькәй Ирик кызы Җиһаншинага һәм Ромодан авыл мәдәният йорты режиссеры Ирина Владимировна Стрельцовага Мактау грамоталары тапшырды.
Бәйрәмнең аеруча дулкынландыргыч мизгеле — мәдәният ветераннарын хөрмәтләү булды. Күп еллар сәнгатькә хезмәт иткән ветераннарны чакырдылар. Зал аларны алкышларга күмде — бу аларның күпьеллык хезмәтенә, иҗади энергиясенә һәм һөнәренә тугрылыгына тирән хөрмәт билгесе иде.
Кичәнең музыкаль бизәге булып артистлар чыгышлары торды. Тамашачылар өчен Хамид Мәткәримов, Алсугөль, Илисә Мостафина, балалар сәнгать мәктәбе укучысы Павел Кильганов чыгыш ясады. Бәйрәмнең иң якты мизгелләренең берсе «Млада» ансамбле чыгышы булды.
Чараны йомгаклап, алып баручылар хез-мәттәшләргә авыр, ләкин бик кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, иҗади уңышлар, бәхет һәм иминлек теләделәр. Алексеевск районында Мәдәният хезмәткәрләре көне тагын бер кат раслады: бу тармакның иң зур байлыгы — үзләренең җылысын һәм талантын кешеләргә бүләк итүче кешеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев