Алексеевск аграр колледжының иң яхшы студентлары бүләкләнде
Бүгенге студент – иртәгенең остазы.
Россия студентлары көне алдыннан район башлыгы Алексеевск аграр колледжының укуда һәм иҗтимагый тормышта үзләрен актив һәм инициативалы итеп күрсәткән студентлары белән очрашты.
Очрашуда бүгенге көндә үк сайлаган һөнәрләренә җитди карашта булган һәм киләчәк үсешкә кызыксынуларын күр-сәткән студентлар катнашты. Әңгәмә барышында укуның ничек узуы, нинди дисциплиналар аеруча кызыклы булуы, шулай ук колледжны тәмамлаганнан соң егет-кызларның планнары турында фикер алыштылар. Аларның күбесе үзләренең киләчәген район территориясендә эшләү белән бәйли, бу җирле кадрлар потенциалын формалаштыру шартларында аеруча мөһим.
«Механик» белгечлеге буенча белем алучы студентларга аерым игътибар бирелде. Җаваплы һәм хезмәт сөючән булулары, һөнәри үсешкә омтылулары өчен Илшат Гыймадиевка, Владислав Захаровка һәм Никита Марусинга Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Яшьләр үзләре сайлаган һөнәрне ышанычлы итеп үзләштерәләр һәм бүгенге көндә үк максатчанлык һәм эшкә җитди карашта булуларын күрсәтәләр.
Икенче курс студенты, булачак повар Алия Мәүлитова аерым билгеләп үтелде. Укуда күрсәткән уңышлары һәм актив тормыш позициясе өчен аңа Рәхмәт хаты һәм бер тапкыр бирелә торган стипендия тапшырылды. Алия уку процессында гына түгел, колледжның иҗтимагый тормышында да бик актив, ул югары дәрәҗәдә мотивация һәм җаваплылык күрсәтә.
Мондый егет-кызларга ярдәм итү — бу Алексеевск районының киләчәгенә зур өлеш кертү. Нәкъ менә алардан кадрлар резервы формалаша, ул якын елларда икътисадның һәм социаль өлкәнең төп тармакларының үсешен билгеләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев