Алексеевск районы сугыш корбаннарын искә алды
22 июньдә Алексеевск районы халкы бөтен ил белән бергә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алды.
Хәтер һәм кайгы көнендә район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә төрле буын вәкилләрен берләштергән истәлекле чаралар узды.
Нәкъ 85 ел элек, 1941 елның 22 июнендә иртән иртүк, фашистлар Германиясенең мәкерле һөҗүме нәтиҗәсендә миллионлаган совет кешеләренең тыныч тормышы җимерелә. Илебез тарихындагы иң канкойгыч һәм фаҗигале чор – Бөек Ватан сугышы башлана. Ул миллионлаган кешенең гомерен өзә, һәр гаилә диярлек язмышында тирән эз калдыра һәм дәүләтнең киләчәген мәңгегә үзгәртә.
Алексеевск районы халкы өчен бу дата аеруча әһәмиятле. Сугышның беренче көннәреннән үк меңләгән якташыбыз Ватанны сакларга фронтка китә. Аларның күбесе туган якларына әйләнеп кайта алмый, ил азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен бирә. Тылда калганнар исә көнне төнгә ялгап хезмәт итә, фронтны азык-төлек, кием-салым һәм Җиңү өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итә.
Гадәттәгечә, истәлек чаралары иртән Җиңү паркында башланды. Биредә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Анда Алексеевск муниципаль районы башлыгы Демидов Сергей Анатольевич һәм район активы катнашты.
Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды һәм мемориалга чәчәкләр салды. Кызыл канәферләр җиңүчеләр буынына, фронтовиклар батырлыгына һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтенә рәхмәт символы булып һәйкәл итәгенә куелды.
Ел саен 22 июнь безгә Җиңүнең никадәр зур бәя белән яуланганын искәртә. Коры тарихи саннар артында кешеләр язмышы, аларның батырлыгы, ныклыгы һәм Ватанга мәхәббәте тора. Бүген тарихи хәтерне саклау, сугыш турындагы дөреслекне яшь буынга җиткерү һәм җиңүчеләр мирасына сакчыл караш тәрбияләү аеруча мөһим.
Кич белән истәлек чаралары дәвам ит-те. Алексеевскилылар «Хәтер шәме» һәм «Сугышның утлы сурәтләре» бөтенроссия акцияләренә кушылды. Җиңү паркында кабызылган йөзләгән шәм сугышта һәлак булганнарга карата тирән кайгы һәм илебез азатлыгын саклап калганнарга рәхмәт символына әверелде.
Акциядә катнашучылар шәмнәрдән Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган истәлек композициясе төзеде. Җәйге кич тынлыгында балкыган утлар фронтларда һәм оккупациядә өзелгән миллионлаган язмышларны, Ватан сакчыларының һәм сугыш авырлыкларын кичергән тыныч халыкның батырлыгын хәтерләтте.
«Хәтер шәме» акциясе район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә узды. Авылларда кешеләр гаиләләре белән һәйкәлләр һәм мемориаллар янына җыелып, сугыштан кайтмаган якташларын искә алды. Балалар, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре шәмнәр кабызды, чәчәкләр салды һәм сугыш кырларында ятып калган батырларны искә төшерде.
Еллар узган саен ул дәһшәтле вакый-галарның тере ша-һитлары кими бара. Әмма Бөек Ватан сугышы турындагы хәтер кешеләр күңелендә, гаилә тарихларында, өй архивларында сакланган фронтовик фотоларында яши. Ул мемориалларда һәм обелискларда, патриотик акцияләрдә һәм хәтер дәресләрендә, җиңүчеләр буыны батырлыгына булган хөрмәттә чагыла.
Хәтер һәм кайгы көне – календарьдагы гади дата гына түгел. Бу көнне бөтен ил һәлак булган геройлар истәлеге алдында баш ия, фронтта һәм тылда Җиңүне якынайткан кешеләрне искә ала һәм тынычлыкның кадерен тагын бер кат аңлый. Хәтер шәмнәре янган, кешеләр һәйкәлләргә килеп ата-бабаларыбыз батырлыгы турында балаларга сөйләгән вакытта буыннар бәйләнеше өзелмәячәк, ә Бөек Җиңү турындагы хәтер мәңге яшәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев