Борынгы Биләр җире: ачышлар дәвам итә
22 ноябрьдә Татарстанның 15 районыннан һәм Казан, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Нурлат, Яшел Үзән кебек шәһәрләрдән йөзгә якын укучы Биләр мәктәбенә килде, анда өченче тапкыр «Юность в древнем Биляре» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Егетләр һәм кызлар туган якны өйрәнү, халык һөнәрләре өлкәсендә, чит һәм туган телләрне өйрәнүдә үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, табигый фәннәрдә бер-берсе белән белемнәрен алмаштылар. Шулай ук конференциядә педагоглар арасында секция булды, анда укучылар белән тикшерү эшен оештыру тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.
Үзенең сәламләү сүзендә мәктәп директоры Андрей Чугуров:
- Ел саен кунакларны каршы алып, аларның бер еллык иң кызыклы эшләрен күрсәтергә тырышабыз.
Конференция башланыр алдыннан республиканың дистәләгән район һәм шәһәрләреннән килгән кунаклар тематик күргәзмәләр белән таныштылар. Борынгы шәһәргә хас булганча, болар тарихи күргәзмәләр иде. Бу техника «Яшь армияче» клубы әгъзалары: Обрезков Александр, Настин Эдуард һәм Алмаз, Терещенко Максим, шулай ук мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан торгызылган иде. Үзенең масштабы һәм матурлыгы белән Биләрнең үткәнен тасвирлаган модельләр күргәзмәсе барыбызны да гаҗәпләндерде, анда 922-1236 елларда Биләр шәһәре макеты, 1654 елда Биләр крепосте моделе, шулай ук XIX гасыр ахырының Биләр чиркәве моделе тәкъдим ителгән иде. Биредә корал үрнәкләрен күрергә мөмкин иде. Бу чорның кием-салымнарын да.
Секцияләрдә тикшеренү эшләрен компетентлы жюри бәяләде, аның составына Казанның танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм укытучылары кергән иде. Алар арасында Россиянең атказанган сәяхәтчесе, Россиянең туган якны өйрәнүчеләр берлеге әгъзасы Илдар Җамалетдинов, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге археология институтының урта гасыр археологиясе бүлеге мөдире Зөфәр Шакиров бар иде. Конференциядә катнашучыларны сәламләп, жюри составында булган Биләр тарихи-археологик һәм табигый музей - тыюлыгы директоры Әнәс Кутуев фәнни эшчәнлеккә мәктәп яшеннән үк җәлеп итүнең мөһим булуы турында сөйләде. Музей-тыюлык конференциядәге барлык призерларга һәм җиңүчеләргә борынгы Биләр шәһәренең мәдәни мирасы турында искиткеч китаплар тапшырды. Жюри составына шулай ук Алексеевск районыннан тәҗрибәле укытучылар һәм методистлар керде.
Конференциядә катнашучылар үзләре дә эшләрнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтәләр. Мәсәлән, Казанның 18нче мәктәбе укучысы «О, сколько нам открытий чудных...» секциясендә җиңеп чыккан Вафина Мария, яңалыкларны белү кызыклы булуын әйтә:
- Биләрдә булуыма шатмын. Бүген бик күп кызыклы кешеләр белән таныштым. Киләсе елда бирегә тагын килермен, дип өметләнәм.
- Бүген без яхшы тәҗрибә тупладык, башка катнашучыларны карадык, үзебезне сынадык. Конференция югары дәрәҗәдә узды. Өстәвенә, тарихка бай урын - Биләр турында да бик күп яңалыклар белдек, - ди Мариянең җитәкчесе Марина Никитина.
Биләр мәктәбе өчен бу юбилей елы, ул үзенең 110 еллыгын билгеләп үтә. Барлык катнашучыларга мәктәпне 1966 елда тәмамлаган укучы Ринат Хөснетдиновның мәктәп турындагы фильмы күрсәтелде. Сурәттә авыл һәм мәктәп тормышына багышланган уникаль автор фоторәсемнәре һәм видеофрагментлары җыелган иде. Үзенең мастер-классында бу үзенчәлекле, иҗат белән кызыксынган кеше балаларга мөрәҗәгать итте.
- Минем өчен бу дулкынландыргыч мизгел, мин аны озак көттем. Балачактагы фотография, спорт, тикшеренүләр белән мавыгуларыгызны саклагыз. Аларда камилләшегез. Мәктәптә белем алу - ул тормыш мәктәбе.
Ябылу тантанасында Биләр мәктәбе укучылары тарафыннан онлайн анкеталау үткәрелде һәм шунда ук барысы да экранда нәтиҗәләрне күрде - конференция 90 % катнашучыга ошаган. «Карамельки» вокал төркеме чыгышы, кызыксындыргыч бүләкләр, җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар бирү белән конференцияне оештыручылар кунаклар белән киләсе елда яңа очрашуга өметләнеп саубуллаштылар.
Елена Михайлова сөйләве буенча.
Бу конференциядә икенче ел рәттән катнашам. «Юность в древнем Биляре» республика мәктәп укучыларының укытучылар өчен секциясе булган конференцияләрнең берсе. Мәктәпнең хезмәт коллективына, мәгариф бүлегенә, социаль партнерларга конференцияне башыннан алып ахырына кадәр югары дәрәҗәдә оештырган һәм уздырганнары өчен рәхмәт әйтәм. Конференция күп нәрсәгә өйрәтте. Мин хезмәттәшләрем белән аралашуның бәяләп бетергесез тәҗрибәсенә һәм тамашачылар алдында чыгыш ясау тәҗрибәсенә ия булдым. Сезгә яңадан һәм яңадан да киләсе килеп тора!
Хөрмәт белән, Лариса Пашина, Спас районы Кузнечиха мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев