Дәүләт автоинспекциясенең 90 еллыгы: Алексеевск районындагы хезмәт үрнәге
Юллар иминлеге сагында – 90 ел.
3 июльдә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Быел хезмәт өчен үзенчәлекле ел – дәүләт автоинспекциясе оешуга 90 ел тула. Шушы дистә еллар дәвамында ул җәмәгать иминлеген тәэмин итү системасының аерылгысыз өлешенә әверелде, ә аның хезмәткәрләре – һөнәри осталыклары, принципиальлекләре һәм җаваплылыклары белән юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен көн саен саклаучы кешеләр булды.
Бүген дәүләт автоинспекциясе – эчке эшләр органнарының заманча бүлекчәсе. Аның эшчәнлеге күптән инде кулына каралы-аклы таяк тоткан инспектор образы белән генә чикләнми. Бу – көндәлек профилактика эше, дәүләт хезмәтләре күрсәтү, транспорт чараларын теркәү, техник күзәтчелек, юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтә-лешен контрольдә тоту, массакүләм чараларны озата бару, балалар һәм яшьләр белән эшләү, юл-транспорт һәлакәтләрен рәс-миләштерү һәм башка бик күп бурычлар.
Әмма төп максат инде туксан ел буе үзгәрешсез кала – кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау, юлларны хәвефсезрәк итү.
Алексеевск районында бу җаваплы хезмәтне Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе коллективы башкара.
Бүген биредә җиде аттестацияләнгән хез-мәткәр хезмәт итә: бүлекчә җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге буенча өлкән дәүләт инспекторы, юл-патруль хезмәтенең өч инспекторы һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор. Алар белән беррәттән дүрт гражданлык персоналы хезмәткәре дә эшли. Алардан башка бүлекчәнең көндәлек эшен күз алдына китерү мөмкин түгел.
Коллектив күпсанлы булмаса да, бурычлары бик киң. Хезмәткәрләр көн саен район юлларын патрульлиләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклыйлар, юл-транспорт һәлакәтләрен рәсми-ләштерәләр, профилактик рейдлар үткәрәләр, белем бирү учреждениеләре белән эшлиләр, район чараларында катнашалар, транспорт чараларын теркәү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтәләр, техник күзәтчелек алып баралар һәм халык белән зур аңлату эше башкаралар.
Һәр бүлекчә артында иң элек кешеләр тора. Үз гомерләренең елларын, хәтта дистә елларын һөнәренә багышлаган кешеләр. Шундый хезмәткәрләрнең берсе – полиция капитаны Илнур Хәмит улы Зинәтуллин.
Аның өчен дә быелгы ел юбилейлы. Һөнәри биографиясендә берьюлы берничә мөһим дата туры килә: дәүләт автоинспекциясендә хезмәт итә башлавына – 20 ел, автомототранспорт чараларын теркәү юнәлешендә эшләвенә – 10 ел, ә ташламалы хезмәт стажы 25 елга җиткән. Бу инде пенсия хокукы бирә. Әмма офицер хезмәтен дәвам итә.
Бүген Илнур Хәмит улы юл хәрәкәте иминлеге буенча өлкән дәүләт инспекторы вазифасын башкара. Район халкы транспорт чараларын теркәү, документларга үзгәрешләр кертү һәм дәүләт хезмәтләре алу мәсьәләләре буенча көн саен нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итә.
Ләкин аның һөнәргә килгән юлы турыдан-туры булмаган.
Илнур Хәмит улы Түбән Тигәнәле авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Чистай авыл хуҗалыгы училищесында белем ала. Аннан соң ике ел Кораллы Көчләрдә срогы хезмәт үтә. Туган якка кайткач, берникадәр вакыт Алексеевск бистәсендәге кирпеч заводында эшли.
Нәкъ шул чорда ул үзенең бөтенләй башка өлкәдә хезмәт итәргә теләвен аңлый.
Законга хезмәт итү теләге аны югары юридик белем алырга этәрә. Институтның юридик факультетын тәмамлагач, эчке эшләр органнарына хезмәткә керә.
– Гаделлеккә омтылыш һәрвакыт булды. Закон буенча эшләп, кешеләргә файда китерәсем килде, – ди Илнур Хәмит улы.
Хезмәтенең беренче елларында ул патруль-пост хезмәтендә эшли. Нәкъ менә шунда кешеләр белән эшләүдә беренче җитди тәҗрибә туплый, тиз карар кабул итәргә, катлаулы хәлләрдә тынычлыкны сакларга өйрәнә.
2006 елда дәүләт автоинспекциясенә күчәргә карар итә.
Шуннан бирле инде егерме ел вакыт узган.
Илнур Хәмит улының эш урыны аша ел саен районыбыз һәм күрше районнарның йөзләгән кешесе үтә. Кемдер беренче автомобилен теркәргә килә, кемдер сатып алган транспорт чарасын яңадан рәсмиләштерә яки документларына үзгәрешләр кертә. Бу эш законнарны яхшы белүне генә түгел, игътибарлылык, сабырлык һәм кешеләр белән аралаша белүне дә таләп итә. Нәкъ менә шул сыйфатлар аның хезмәтендәге төп билгеләргә әверелгән.
Күпьеллык намуслы хезмәте ведомство бүләкләре белән күп тапкырлар билгеләп үтелгән. Илнур Хәмит улы Россия Эчке эшләр министрлыгының «Хезмәттәге аерым казанышлары өчен» III, II һәм I дәрәҗә медальләре, «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында үрнәк хезмәт өчен» күкрәк билгесе, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Дәүләт автоинс-пекциясенең 90 еллыгы – хезмәткәрләрнең, ветераннарның һәм бүген дә илебез юлларында хезмәт куючыларның уртак бәйрәме. Һәр кизү, һәр патруль экипажы чыгуы, һәр профилактик әңгәмә артында җаваплылык, тәртип һәм юлларны хәвефсезрәк итү теләге тора.
Һөнәри бәйрәм белән хезмәттәшләрен Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шакиров тәбрик итте:
– Хөрмәтле хезмәт-тәшләр, хезмәт ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез һәм дәүләт автоинспекциясе оешуга 90 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм. Һәркайсыгыз артында зур җаваплылык, сабырлык һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылык таләп иткән катлаулы хезмәт тора. Хәзерге хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен, ә ветераннарга яшь буынга тапшырган бай тәҗрибәләре һәм күркәм традицияләре өчен рәхмәт белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләре – сезнең гаиләләрегезгә. Алар һәрвакыт сезгә терәк булып тора, хезмәтнең барлык авырлыкларын аңлап кабул итә. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, хезмәттә уңышлар, тыныч кизүләр һәм хәвефсез юллар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев