Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни.

Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни.

Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. 
Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора.
Сүзем Түбән Тигәнәле авылында яшәешеннән канәгать булып яшәүче, газизләрдән газиз әниебез Сабирова Гөлнур Миңгали кызы турында. Ул 1953 елның 26 сентяберендә Түбән Тигәнәле авылында Зәйтүнә һәм Миңгали Гилязовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Аның балачак еллары да шушы авылда үтә. 1973 елның 24 декабрендә әтием Абделхай белән гаилә корып җибәрәләр. Без өч балага гомер бирәләр. Хәзерге вакытта әнием белән әтиемнең 8 оныгы бар. Баламның баласы -балдан татлы, дигән әйтем бар. Чынлап та, оныкларым дип шатланып, борчылып яшиләр алар.
Туганлык хисе көчле безнең нәселдә. Шуңа да туган-тумачаларыбыз якын итеп нигезебезгә килеп кенә торалар. Әниемнең бертуган сеңлесе Гөлчирә дә җизнәбез Нурислям белән авылыбызда гомер кичерә.
 “Янымда гына апам булуы минем өчен бик куаныч, чөнки шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак.

Иртән иртүк, «Хәлең 
ничек?» диеп,
Син сорыйсың, апам, 
иң элек.
Тормыштан тәм табып 
яшисең син,
Һәр көн саен кылып изгелек.
Башкаларга кылган
 изгелегең
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Кайгы күрмә, матур гомер
 кичер,
Куанып кер гомер көзеңә!
Нинди генә теләк теләсәк тә,
Аз булыр күк синең
 хөрмәткә.
Исән-сау бул апам, озак яшә –
Без һәммәбез шушы
 теләктә”.

Иң изге теләкләр белән Кәбировлар гаиләсе.

Туганнар гына түгел, күрше-күлән, таныш-белешләр дә әниемнәрнең якты, матур, иркен өеннән өзелми. Син үзеңнең күңел җылыңны һәркемгә дә җиткерәсең, төпле киңәшләрең белән ярдәм итәсең.
Кадерле әниебез, бу тормышта булганың, яшәгәнең өчен, безгә гомер биргәнең, кеше иткәнең, акны карадан, яхшыны яманнан аера белергә, яшәргә көч биргәнең, дөрес юл күрсәтергә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син безгә тормыш маягы булдың. Алай гынамы соң?! Үзең кебек язмышның аяусыз җилләренә бирешмичә, авырлыклар алдында югалып калмыйча туры юлдан атларга, үзең кебек эш сөяргә, гадел булырга, кешеләрне һәм тормышны яратырга өйрәттең. Әни диеп әйтер кешебез булгач, без бу җирдә бик тә бәхетле!
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлектә әтиебез белән тигезлектә, җан тынычлыгы белән, балалар игелегендә, оныклар сөенечендә, туганнарыңның ихтирамын тоеп, озак яшәвеңне теләп калабыз.

Балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың исеменнән кызың Алсу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев