Игелек һәм хөрмәт көне
1990нчы елдан башлап бөтен дөньяда 1 октябрьдә бәйрәм ителә торган Өлкәннәр көне һәркем тарафыннан нәкъ менә шундый җылылык белән телгә алына. Бу көнне өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлау гадәткә керде. Район мәдәният йорты фойесында таныш-белешләре һәм элеккеге хезмәттәшләре белән очрашып, алар чәй табыны янында хәл-әхвәл сорашалар, яңалыклар, балалары һәм...
1990нчы елдан башлап бөтен дөньяда 1 октябрьдә бәйрәм ителә торган Өлкәннәр көне һәркем тарафыннан нәкъ менә шундый җылылык белән телгә алына.
Бу көнне өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлау гадәткә керде. Район мәдәният йорты фойесында таныш-белешләре һәм элеккеге хезмәттәшләре белән очрашып, алар чәй табыны янында хәл-әхвәл сорашалар, яңалыклар, балалары һәм оныклары турында сөйләшәләр, биредә үк оештырылган күргәзмә турында тәэсирләре белән уртаклашалар. Ә карар нәрсәләр күп биредә-өлкән кул осталарының кул эшләре, җирле рәссамнарның картиналары һәм хәтта Бөек Ватан сугышы заманнарыннан калган корал күргәзмәсе һәм аның хәзерге үрнәкләре. Боларның барысы да зур кызыксыну тудырды.
Бу бәйрәм көнендә залда утыручыларны район башлыгы Владимир Козонков котлап, Бөек Ватан сугышы ветераннарына Просторная һәм Салих Баттал урамнарындагы өйләрдән яңа фатир ачкычлары тапшырды. "Сез яшь буынны тәрбияләүгә гомерегезне багышладыгыз, хезмәтегезне куйдыгыз. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм булган байлыкларыгыздан мөмкин кадәр озаграк файдалануыгызны телим",-диде ул. Ни кызганыч, сәламәтлекләре аркасында күп кенә ветераннар килә алмады, алар өчен ачкычларны туганнары алды.
Якташыбыз, ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина барысына да риясыз хезмәтләре, сабырлыклары һәм зирәклекләре өчен рәхмәт әйтте: "Балаларыгызны һәм оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез. Бәхет, сәламәтлек һәм хөрмәт сезгә".
Шулай ук котлау сүз-ләре белән ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков, социаль яклау директоры Елена Хамзина һәм халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган укытучысы Татьяна Митрофанова мөрәҗәгать итте. Бу көнне озак еллар бер-берсен яратып һәм дус-тату яшәгән алтын парлар да, уллары Ватан каршындагы бурычларын үтәгән солдат аналары да истәлекле бүләкләрсез калмады.
Ә районның төрле иҗат коллективларының "онык"-лары һәм "оныка"лары бик матур концерт программасы әзерләгән иде, ул өченче буын вәкилләренең йөзләрен шатлыклы елмаюдан балкытты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев