Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Юбилеегыз белән Харис Вәгыйзович!

Алексеевскида яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Харис Вәгыйз улы Вәгыйзов 29 гыйнварда 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны туган көне белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Хамзина һәм Алексеевск муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җәмгыяте җитәкчесе Елена Макарихина котлады. Алар РФ Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Харис Вәгыйз улы Балык Бистәсе районының Сабакайка авылында туган. 1942 елда тракторчылар курсларын уза һәм Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз колхозында эшли башлый, анда 1954 елга кадәр эшли. Сугыш вакытында Лаеш районында аэродром төзергә ярдәм итә.

1954 елда Алексеевск районында ДТ тракторлары белән идарә итү курслары уза, укуын тәмамлагач, «Заготзерно»да Алексеевск мотористы булып эшләргә кала. 1966 елда райгазга эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Харис Вәгыйз улының кызы, ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Вәгыйз абыйга алдагы гомерен дә исәнлектә, саулыкта яраткан әти, кадерле дәү әти булып тыныч гомер итәргә насыйп булсын.

Без сезнең буынны бик хөрмәт итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев