Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Кариб кризисы геройлары

Г.С.Боровиков исемендәге 3нче мәктәп укучылары Ватан Геройлары көне алдынна

Сугышчы-интернационалист «Анадырь» операциясендә турыдан-туры катнашучы була һәм Совет Армиясе контингенты составында яшерен рәвештә Кубага күчерелә. Азатлык утравындагы хезмәте турында Анатолий Иванович өлкән сыйныф укучыларына сөйләде. Егетләр һәм кызлар 60 ел элек Совет солдатларының Ватаннан меңнәрчә чакрым ераклыкта дөньяны, ирекне һәм аларның тормышын ничек саклаганнарын геройның үзеннән ишетеп белделәр. Үз вакытында Кариб диңгезендәге утрауга Советлар Союзы атом-төш кораллы ракеталарын куймаган булса илебез Төркия территориясеннән килгән Америка ракеталарының һөҗүменә дучар ителергә мөмкин иде...

Шулай ук егетләр Кубада хезмәт иткән алексеевскилылар турында да белде. Чарада катнашучылар арасында Василий Байковның туганнары да бар иде. Анатолий Лоскутов аның оныгы Сергейга “Кариб кризисына 60 ел” юбилей медален тапшырды. Анатолий Иванович сөйләвенчә, Речное егете ул елларда утрауда махсус гаскәрләрдә хезмәт иткән.

Өченче мәктәп укытучысы Лариса Байкова каенатасы турында андый нечкәлекләрне белмәгән дә, чөнки ул бу вакыйгалар турында сөйләргә яратмаган, бәлки ярамагандыр да.

“Кызыклы, гыйбрәтле хатирәләре өчен Анатолий Ивановичка рәхмәт, без беренче тапкыр бик күп нәрсәләрне ишеттек. Исән чагында кайнатам безгә бик аз сөйләде, бары тик аларны корабның трюмына төяп Кубага озатуларын гына ишетеп беләм. Ә авылда аны “кубинец” дип йөртәләр иде, - ди Лариса Александровна.

Бу бүләк гаиләгә символик бүләк булды, чөнки бүген Василий Байковның оныгы Наталья кияүгә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев