Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Календарьда дата

Кооперация – авыл территорияләрен үстерүнең этәргече

Традицияләрне саклап, киләчәкне үстереп.

Хөрмәтле район кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары!                                         

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – ел саен июль аеның беренче шимбәсендә билгеләп үтелә торган Халыкара кооперация көне белән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм кооператив принципларына һәм гаделлеккә нигезләнгән бердәм-лекне символлаштыра, данлыклы традицияләребез белән горурлану хисе уята һәм лаеклы киләчәгебез өчен уртак җавап-лылыкны чагылдыра. Традицияләрне саклау һәм яңалыкларны гамәлгә кертү – кулланучылар коопе-рациясенең төп бурычы. Аны хәл итүнең иң нәтиҗәле коралы – остазлык.

Нәкъ менә шушы темага 8–10 июль көннәрендә Казан шәһәрендә узачак «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара форумы багышлана. Ул ике әһәмиятле юбилейга – Россия кулланучылар кооперациясенең 195 еллыгына һәм республикабызда Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге төзелүнең 110 еллыгына туры китерелә.

Форумның төп мак-сатларының берсе – яшьләргә кулланучылар кооперациясенең чынбарлыкта нәрсә белән шөгыльләнүен күрсәтү. Анда Рос-сиянең профильле югары уку йортлары студентлары, Татарс-танның һәр районыннан өлкән сыйныф укучылары, яшь белгечләр һәм активистлар чакырылган. Алар өчен Россия кооперация университеты студентлары һәм кулланучылар кооперациясе ветераннары белән очрашулар оештырылачак.

Форум эшендә 30дан артык илдән һәм Россиянең 74 төбә-геннән вәкилләр катнашыр, ә кунаклар са-ны 3000 кешедән артып китәр дип көтелә. Бу зур әһәмияткә ия вакыйга булачак.

Форум кысаларында Татарстан Республикасы, «Татпотребсоюз» һәм Россия Үзәк союзы арасында өчьяклы килешү имзалау планлаштырыла. Бу – авыл территорияләрен үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк мөһим адым. Татарстан өчен бу юнәлеш һәрчак өстенлекле булып кала, ә кулланучылар кооперациясе анда традицион рәвештә төп рольләрнең берсен башкара.

Әлеге килешү яклар-ның үзара бурычларын ныгытачак: республика Хөкүмәте уңай шартлар тудырачак һәм ярдәм күрсәтәчәк, Россия Үзәк союзы методик нигез белән тәэмин итәчәк, ә «Татпотребсоюз» кооператив үсешнең төп башкаручысы һәм этәргеч көче булачак.

Форум кысаларында Россия Үзәк союзы Советы рәисе Дмитрий Зубов инициативасы һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплавы белән 9 июльдә Юеш Көрнәле авылында истәлекле вакыйга – заманча сәүдә җиһазлары һәм киңәйтелгән товар ассортименты белән җиһазландырылган «КООП ОКОЛО» форматындагы ТРдагы 500нче үрнәк кибетне тантаналы ачу булачак.

Әлеге кибет «Татпотребсоюз» тарафыннан кертелә торган заманча авыл сәүдәсенең бердәм стандартын күрсәтәчәк. Форум кунаклары үзләре дә мондый кибетнең никадәр уңайлы, якты һәм яңа продукциягә бай булуын бәяли алачак.

Бу вакыйга Татарстан Республикасы һәм Алексеевск районы өчен аеруча әһәмиятле булачак. Биредә кулланучылар кооперациясе алдынгы урыннарны били, район җитәкчелеге ярдәме белән аны эзлекле үсте-рү алып барыла.

Алексеевск район кулланучылар җәмгыяте – йөз елдан артык тарихы булган күп тармаклы структура. Ул үзенең үзенчәлеген һәм бердәмлеген саклап кына калмыйча, җирле халыктан чимал әзерләүдән башлап сыйфатлы продукция җитештерүгә һәм аны сатуга кадәр булган тулы чылбырны нәтиҗәле оештыра. Моннан тыш, яңа эш урыннары булдыра, предприятиеләрнең матди-техник базасын ныгыта, буыннар дәвамчанлыгын пропагандалый һәм хезмәт династияләрен хөрмәтли.

Хөрмәтле кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре! Сезнең тырыш хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә авылда иң мөһим социаль бурычларның берсе – халыкны тормыш өчен кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итү уңышлы хәл ителә.

Намуслы хезмәтегез, кооперация традиция-ләрен саклап килүегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Тармак үсешенә үз белемнәрен һәм бай тәҗрибәләрен керткән ветераннарыбызга аерым рәхмәт белдерәсем килә.

Бәйрәм көнендә сезгә иҗат дәрте, яңалыклар тудыру һәм киләчәктә дә уңышлы хезмәт телим. Кулланучылар кооперациясендә уңай үзгәрешләр мөмкин кадәр тизрәк һәм нәти-җәлерәк тормышка ашсын, ә безнең система район икътисадында лаеклы урынын тагын да ныгыта барсын.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, хезмәттә яңа уңышлар, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм районыбыз үсеше хакына яңадан-яңа казанышлар телим.

Ихтирам белән, Алексеевск район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе
 И.М. Хәйбуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев