Минем Россиям Алексеевскидан башлана
Һәр кешенең йөрәгендә мәңгегә сакланып кала торган яраткан урыны була.
Кем өчендер ул – туган йорт, кем өчендер – туган урам, мәктәп ишегалды, тыныч кына аккан елга яисә авыл читендәге иксез-чиксез басу.
Россия көне алдыннан без Алексеевск районы халкыннан: «Сезнең өчен туган ил нәрсә ул?» – дигән сорауга җавап бирүләрен сорадык.
Аларның җавапларында – гаиләгә мәхәббәт, үз тамырларыңа хөрмәт, балачак хатирәләре һәм туган якка ихлас бәйлелек. Чөнки Россиягә булган зур мәхәббәт нәкъ менә йөрәккә якын булган шундый гади һәм кадерле нәрсәләрдән башлана.
Шамил Сираҗетдинов, Алексеевск үзәк район хастаханәсе табибы:
– Минем өчен туган ил туган йорттан башлана. Балачак узган, сине һәрвакыт көтеп торган һәм иң кадерле кешеләр яшәгән урыннан. Кеше нәкъ менә шунда кабат-кабат кайтасы килә. Туган ил – ул гаилә, туганнар, якын кешеләрнең мәхәббәте һәм ярдәме. Кешене көчлерәк итә һәм алга барырга ярдәм итә торган нәрсә ул. Россия минем өчен – ул минем илем, мин туган һәм яшәгән җир. Хатирәләрем, бүгенгем һәм киләчәгем бәйләнгән ил.
София Крохина, КДАТУ студенты:
– Минем өчен Россия – иң элек кешеләр. Авыр чакта ярдәм кулын сузарга әзер булган, артык сүзләрсез дә янәшәдә кала белгән кешеләр. Минем туган илем әбием йортыннан башлана. Анда һәрвакыт яңа пешкән пәрәмәчләр исе аңкый һәм сине мәхәббәт белән каршы алалар. Бу – кабат-кабат кайтасы килгән урын. Анда күпме вакыт узса да күңелгә җылы, рәхәт һәм тыныч. Россия минем өчен – туган кешеләр, гаилә традицияләре һәм йөрәктә һәрвакыт яшәгән өй хисе.
Надежда Арефьева, пенсионер:
– «Россия» сүзен ишетүгә, һәрвакыт Болгария һәм Румыниягә сәяхәттән соң кичергән хисләрем искә төшә. Чикне узып, туган якка кайткач, чик сакчыларын кочаклап үбәсе килгән иде. Шул чакта туган Җирнең никадәр кадерле булуын аеруча нык аңлыйсың. Юкка гына танылган җырда: «Это всё моё, родное. Это где-то в глубине», – дип җырламыйлар. Бу сүзләр миңа бик якын. Ә Туган ил минем өчен иң элек – нәселем, зур гаиләм, туган бистәмдә яшәүче күпсанлы туганнарым. Бу – балачактан таныш урамнар, һәр куак, һәр агач, безнең елга һәм туганнан бирле безне әйләндереп алган бар нәрсә. Болардан башка тормышны күз алдына китереп булмый. Нәкъ менә шундый кадерле урыннардан, хатирәләрдән һәм кешеләрдән чын Туган ил хисе туа.
Елена Поповнина, балалар бакчасы тәрбиячесе:
– Минем өчен Туган ил – ул кечкенә генә булса да бик матур һәм җылы Алексеевск бистәсе. Мин анда туып-үстем, мәктәптә укыдым. Ул йөрәгемдә аерым урын алып тора һәм җир йөзендәге иң кадерле почмак булып калачак. Туган ил – ул минем тату гаиләм, кызганычка каршы инде арабызда булмаган кадерле әти-әнием, яраткан абый-энеләрем һәм апа-сеңелләрем. Бу – еллар узса да аралашып яшәгән сыйныфташларым. Бу шулай ук туган якның искиткеч табигате – урманнар, басулар, кечкенә тыныч елгачык һәм балачактан таныш урыннар. Боларның барысы да миңа бик якын һәм кадерле. Чөнки минем тамырларым, хәтерем һәм йөрәгем нәкъ менә шунда. Минем өчен Туган ил – картадагы нокта гына түгел. Ул – җанымның бер өлеше.
Ксения Егорова, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы:
– Минем өчен Туган ил Алексеевск бистәсеннән башлана. Монда минем өем, әти-әнием, дусларым, мәктәбем һәм балачак белән бәйле бөтен нәрсә бар. Россия минем өчен зур ил генә түгел, ә мин сөйләшә торган, китаплар укый торган һәм якыннарым белән аралаша торган рус теле дә. Ул – төрле буыннарны берләштергән гореф-гадәтләребез, тарихыбыз һәм мәдәниятебез. Минемчә, Туган ил – ул ата-бабалар турында истәлекләр белән киләчәккә хыяллар үрелгән урын. Сине яратканнар һәм көткәннәр яшәгән, һәрвакыт кайтасы килгән урын.
Андрей Чугуров, «Яшь армияче» яшүсмерләр клубы директоры:
– Минем өчен Россия – мин кирәк булган ил. Монда минем туганнарым һәм якыннарым – әнием, балаларым, оныкларым, туганнарым яши. Монда минем тормышым, шатлыкларым һәм мәшәкатьләрем. Ә Туган ил минем өчен Алексеевск районының көньяк-көнчыгышыннан башлана. Анда минем ата-бабаларым яшәгән һәм җирләнгән, бүген үзем яшим һәм йөрәгемә кадерле кешеләр бар. Туган ил – картадагы территория генә түгел. Ул – буыннар бәйләнеше, үз тамырларыңны хәтерләү һәм туган Җиргә бәйлелек хисе, кеше белән гомер буе бергә калган тойгы.
Илисә Мостафина, күп балалы әни:
– Минем өчен Туган ил – иң җылы һәм кадерле хатирәләр белән бәйле булган бөтен нәрсә. Ул – әниемнең бишек җырлары, туган йорт, яраткан әти-әнием, гаиләм, дусларым һәм бәхетле балачак мизгелләре. Ул – ишегалдындагы хуш исле яшел үлән, иң тәмле чишмә суы, матур кояш баешлары һәм хәтта бабам ясаган ояда сайраган күңелле сыерчык та. Туган ил – ул иң кадерле, иң нечкә һәм бераз сагышлы хатирәләрем. Үз җиреңә мәхәббәт нәкъ менә шундый гади һәм йөрәккә якын нәрсәләрдән туа. Бүген мин Татарстан Республикасының Алексеевск бистәсендә яшәп, эшләп һәм дүрт баламны тәрбияләвем белән горурланам. Монда минем тамырларым, гаиләм һәм киләчәгем.
Якташларыбызның җаваплары төрле булды. Кемдер гаилә турында сөйләде, кемдер туган йортын, мәктәп елларын, туган табигатьне яки һәрвакыт янәшәдә булган кешеләрне искә алды. Ләкин аларның барысын да бер нәрсә берләштерә – Ватанга мәхәббәт, үз тамырларына хөрмәт һәм балачаклары узган, иң якын кешеләре яшәгән урынга рәхмәт хисләре.
Туган илгә булган зур мәхәббәт нәкъ менә шундый гади нәрсәләрдән туа. Ә безнең район халкы өчен Россия чыннан да Алексеевскидан башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев