Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Календарьда дата

Росгвардия — 10 ел тәртип һәм милекне саклауда

2026 елның 27 мартында Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте оешуга 10 ел тула.

Бу еллар дәвамында ведомство көчле структура буларак кына формалашып калмады — ул миллионлаган кешеләр өчен ышанычлы калканга, офицерлар династияләре өчен туган йортка һәм буыннар дәвамчанлыгы символына әверелде. Бүген Россиянең милли гвардия гаскәрләре Ватан сак-чыларының гасырлар буе килгән данлы традицияләрен дәвам итә. Бу традицияләр хәзерге буыннарның батырлыгы белән тагын да баетыла. Алар Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре, ОМОН һәм СОБР бү-лекчәләре, ведомстводан тыш сак хезмәте һәм лицензия-рөх-сәт системалары тәҗрибәсен бер-ләштерде. Росгвардия җәмәгать тәртибен саклауда, гражданнар иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный — һәм моны мәҗбүрияттән түгел, ә бурыч һәм намус кушуы буенча башкара.

 

Ведомстводагы иң зур хезмәтләрнең берсе — ведомстводан тыш сак хезмәте. Бүген аның бүлекчәләре төбәкнең барлык зур шәһәрләрендә һәм муниципаль берәмлекләрендә эшли. Алар Алексеевск муниципаль районында да бар. Монда, зур мегаполислардан читтә булса да, шул ук җаваплылык белән Алексеевск районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге — «Россия Милли гвардиясе гаскәрләре ведомстводан тыш сак идарәсе»нең Татарстан Республикасы буенча филиалы хезмәт итә.

 

Бүлек хезмәткәрләре гади кеше өчен кү-ренмәскә мөмкин, әмма тормыш өчен бик мөһим булган бурычларны үти: килешү нигезендә физик һәм юридик затларның милкен саклый, дәүләт әһәмиятендәге объектларның һәм кешеләр күпләп җыела торган урын-нарның террорчылыкка каршы сакланышын контрольдә тота. Ведомстводан тыш сак астында дәүләт органнары биналары, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, белем бирү һәм медицина учреждениеләре, корал саклау бүлмәләре — кыскасы, районның тыныч һәм имин тормыш нигезен тәшкил итүче барлык объектлар тора.

 

Алексеевск районы буенча ВОХО (вневедомственная охрана) төрле милек формасындагы объектлар өчен сак һәм янгын сигнализациясен, шулай ук тревога сигналларын үзәкләштерелгән күзәтү хезмәте күрсәтә: кибетләр, офислар, учреж-дениеләр, пред-приятиеләр, шәхси йортлар, фатирлар һәм милек саклау урыннары. Бүгенге көндә 362 объект, 110 торак һәм гражданнар милкен саклау урыны, шулай ук 10 транспорт чарасы ышанычлы сак астында. Бу саннарның һәрберсе артында — кемнеңдер тынычлыгы, йорты, бизнесы, һәм аны Росгвардия хезмәткәрләре үзенекедәй саклый.

 

Моннан тыш, сак һәм тревога сигнализациясе эшләгән очракта оператив реакция тәэмин ителә. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә росгвардиячеләр мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары вакытында җәмәгать тәртибен саклауда актив катнаша. Урлаулар, талаулар, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җи-наятьләрне кисәтәләр һәм булдырмый калалар. Федераль эзләүдә булган затларны тоткарлауда ярдәм күрсәтәләр. Һәр сан артында — булдырмый калынган бәла, кайчакта саклап калынган гомер тора.

 

Хәзерге вакытта Алексеевск районында 4 тоткарлау төркеме хезмәт итә. Көн саен дежурга бер төркем чыга — ул ике хезмәткәрдән тора һәм «бер тәүлек эш — өч тәүлек ял» графигы буенча хезмәт итә. Дөрес төзелгән маршрутлар аркасында мобиль нарядлар тревога сигналлары буенча берничә минут эчендә объектка барып җитә. Калган вакытта алар урамнарны патрульли, һәм аларның булуы — җирле халык өчен ышаныч һәм иминлек символы.

 

Алексеевск районы ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә беренчеләрдән булып килә: янгыннарда, юл-транспорт һәлакәтләрендә һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә гражданнарны эвакуацияләүдә коткару хезмәтләренә ярдәм итә. Күпләр өчен нәкъ менә росгвардиячеләр иң авыр минутта янә-шәдә була — артык сүзсез, төгәл һәм кешелекле рәвештә.

 

Катлаулы геосәяси шартларда Россия Милли гвардиясе гаскәрләренең роле тагын да арта. Күп кенә хәрбиләр — кичәге ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре, тоткарлау төркемнәре командирлары, бүлек ветераннары — бүген махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Алар тыныч халыкны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен саклый, антына һәм күп еллар дәвамында тәрбияләнгән тра-дицияләргә тугры кала.

 

Ун ел — ул тулы бер чор. Бу вакыт эчендә Росгвардия гади кыскарту гына түгел, ә меңләгән гаилә язмышы, ир-егетләр дуслыгы, бурычка тугрылык һәм туган җиргә мәхәббәт символына әверелде. Оператив сводкалардагы һәр уңыш артында — төннәрен йокламыйча эшләүче, гаилә бәйрәмнәрен калдырып, иң куркыныч урыннарга беренчеләрдән булып баручы кешеләр хезмәте тора.

Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре оешуына 10 ел тулган көндә без тынычлыгыбызны саклаучыларга рәхмәт белдерәбез. Сафта торучыларга — рух ныклыгы, ә аларны көтеп торучыларга — сабырлык һәм җылылык телибез.

Юбилеең белән, Росгвардия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев