Сәмигулла Вәлиулла улы үзенең юбилеен билгеләп үтте
18 декабрьдә, якташыбыз Кәбиров Сәмигулла Вәлиулла улы үзенең юбилеен билгеләп үтте, ул үзенең шактый гомерен Алексеевск районының дәүләт ветеринария берләшмәсендә хезмәт итүгә багышлаган.
«Алексеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең хәзерге хезмәткәрләре аның турында менә ниләр сөйлиләр.
– Сәмигулла Вәлиулла улының хезмәт биографиясе аның туган, Юеш Көрнәле авылында башланды. Сәмигулла абый шунда туган, укыган һәм әтисе - ветеринария хезмәткәренең эшен күзәтеп, булачак һөнәренә төшенә башлаган. Лаеш училищесын тәмамлагач, Сәмигулла Вәлиулла улы комбайнчы була һәм Казахстанга «Сары-Тургай» совхозының дала киңлекләренә иген җыярга китә. Әмма туган якка мәхәббәте яшь комбайнчыны кире туган өенә кайтара.
Әтисенең киңәше белән яшь Сәмигулла Алабуга ветеринария мәктәбен тәмамлый һәм «Искра» колхозында ветеринария белгечлеге буенча эшли башлый. Эшенә булган кызыксыну хисе белем дәрәҗәсен даими күтәрергә мәҗбүр итте. Нәкъ менә белемгә омтылышы нәтиҗәсендә ул башта читтән торып Буа ветеринария техникумын, аннары Бауман исемендәге Казан ветеринария академиясен тәмамлый. Сәмигулла Кәбиров дүрт елдан артык колхозның баш ветеринария табибы булып эшли, аннары аны Бутлеровка ветеринария пункты мөдире итеп куялар. Сигез елга якын ул Алексеевск районының яңа оешкан «Тельман» симертү совхозы директоры, аннары 1983 елдан 1992 елның февраленә кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшли. 1992 елдан 2011 елга кадәр Алексеевск дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе һәм бер үк вакытта ышанып тапшырылган җәмәгать туклануы, сәүдә һәм эшкәртү предприятиеләре объектларына күзәтчелек итүне гамәлгә ашырып, районның баш ветеринария инспекторы булып эшли.
Хәзер Сәмигулла Вәлиулла улы лаеклы ялда.
Сәмигулла Вәлиулла улының фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнде һәм дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән һәм «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» исеменә лаек булган.
Сәмигулла Вәлиулла улын 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев