Тыл хезмәтчәннәре истәлегенә очрашу узды
Тылда Җиңүне якынайткан батырлык.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Алексеевск районы китапханәсендә «Герой – тыл хезмәтчәннәре» дип исемләнгән тематик очрашу узды.
Чара авыр сугыш елларында фронтка киткән ир-атларны алыштырып, бөтен җаваплылыкны һәм хезмәт авырлыгын үз җилкәләренә алган хатын-кызларга ба-гышланды. Алар колхозларда, җитештерү өлкәсендә, төрле учреждениеләрдә хезмәт итеп, Җиңүне якынайту өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр.
Җылы һәм ихлас мохиттә, чәй табыны артында очрашуда катнашучылар ныклык, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булган якташ хатын-кызларны искә алдылар. Алексеевск районы хатын-кызлары турында шәхси хатирәләр яңгырады. Алар, авырлыкларга һәм югалтуларга карамастан, илнең киләчәге өчен хезмәт итүләрен дәвам иткәннәр.
Кунаклар тыл хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгы һәм Җиңүгә керткән өлеше ту-рында сөйләүче презентация карадылар. Сугыш еллары җырлары очрашуга аеруча җылы рух өстәде, күңелләрдә хатирәләр һәм ихлас хисләр уятты.
Шулай ук чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл тормышы-на багышланган китаплар, архив материаллары һәм альбомнар белән таныштылар.
Очрашу тарихка кагылу мөмкинлеге генә түгел, ә Җиңүнең нинди зур бәя белән яулануы турында тагын бер искәртү дә булды. Илне иң авыр елларда саклап калырга ярдәм иткән тыл хатын-кызларының рух ныклыгы турында хәтер рәхмәтле буыннар йөрәгендә яшәвен дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев