Урта Тигәнәле өлкәннәре башкалада булдылар
Кеше китә, җыры кала, мин бу сүзләрне һәрвакыт кабатлыйм
Елдагыча 1 октябрь быел да Өлкәннәр көне буларак башланып китте, шуннан авыл җирлекләрендә олыларны хөрмәтләп төрле чаралар уздырылды. Минем күптәнге якын дустым Төхфиева Нәкыя, миңа да Өлкәннәр көненә Казан шәһәренә театр-га билет бүләк итте. Ә район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы Урта Тигәнәле авылы өлкәннәрен хөрмәтләп бушлай автобус бирде. Без, 24 кеше йомшак автобус-та сәяхәткә кузгалдык, миңа аеруча да машина йөртүчебез Габделкәбиров Шәф-кат бик ошады. Ул безне экскурсиядә йөрткән кебек, юл буе Казанның матур урыннары белән таныштырды, музейлар күрсәтте. “Сөембикә” дигән хәләл кафега кереп тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйландык. Аннан соң Кәрим Тинчуринга “Туган-тумача” дигән спектакльгә бардык. Андагы матурлык, бизәкле заллар, мөләем артистлар безне шаккаттырды. Театрның беренче өлешендә көлешеп утырсак, икенче өлешендә еладык. Бу сәяхәтне оештырган Урта Тигәнәле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Энҗе апа Камаловага, авыл җирлеге башлыгы Илдар Хаматвәлиевка безне сөендергәннәре өчен бик зур рәхмәт әйтәбез. Эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телибез.
Гөлфия НАСЫЙБУЛЛИНА, Алексеевск бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев