Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Алексеевск районында ветераннар һәм Ватанны саклаучылар гаиләләре белән очрашулар уза.
Район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар һәм акти-вистлар ил тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән кешеләргә котлау күчтәнәчләре, открыткалар тапшыра һәм рәхмәт сүзләре җиткезә.
Беренче булып ветераннарга Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән котлаулар җиткерелде. Бүген районда Бөек Ватан сугышы ветераннары категориясенә караган 55 кеше яши: сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннар һәм элекке концлагерь тоткыннары. Аларның һәркайсы өчен 9 Май алдыннан күрсәтелгән игътибар — ул хөрмәт билгесе генә түгел, ә кичергән сынаулар һәм Җиңүгә керткән өлеш өчен рәхмәт һәм хәтер билгесе дә.
Очрашулар вакытында ветераннарга республика җитәкчелеге исеменнән котлау күчтәнәчләре һәм открыткалар тапшырылды. Чәй табыны артында сугыш елларын искә алдылар, район тормышы, бүгенге буын һәм тарихи хәтерне саклауның әһәмияте турында сөйләштеләр.
Бу эшнең дәвамы булып Алексеевск районы хакимиятенең котлау күчтәнәчләре тапшыру акциясе тора. Аларны Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләре ала.
Быел районда барлыгы 340 котлау пакеты тапшырылачак. Котлауларны оештыруда авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар һәм район активы катнаша. Алар бүләкләр генә тапшырып калмыйча, рәхмәт һәм теләктәшлек сүзләрен дә җиткерү өчен һәр адресат янына шәхсән барырга тырыша.
«Җиңү көне төрле буыннарны берләштерә. Без Бөек Ватан сугышы ветераннары-ның батырлыгын истә тотабыз, локаль конфликтларда катнашучыларга хөрмәт белән карыйбыз һәм бүген махсус хәрби операция зонасында илне саклаучы егетләребезнең гаиләләренә ярдәм итәбез. Кешеләр белән шәхсән очрашып, аларга батырлыклары, ныклыклары һәм Ватанга мәхәббәтләре өчен рәхмәт әйтү бик мөһим», — дип билгеләп үтте Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов.
Мондый очрашулар тагын бер кат шуны искәртә: җиңүчеләр буыны һәм төрле ел-лар геройларының батырлыгы — районда кадерләп саклана һәм яшь буынга тапшырыла торган уртак тарихның бер өлеше.
Нет комментариев