Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Законга хезмәт итүгә багышланган гомер

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары эчке эшләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе Владимир Турушкинны 50 яшьлек юбилее һәм якынлашып килүче Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйлар.

Ул хокук тәртибе органнарында 25 ел хезмәт итте. Күп вакытын ул җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышлый. Ул җинаятьчеләрне эзләү җитәкчесе, ә соңыннан милиция һәм полиция бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Тиешле еллар эшләгән өчен полиция подполковнигы званиесендә пенсиягә чыга.

«Владимир Ильич - үз хезмәтенә тугры кеше, аның кул астында эшләгән бөтен кеше дә дус һәм җаваплы иде. Ул хәзер дә Эчке эшләр министрлыгының ветераннар Советы эшендә актив катнаша, оешмага һәм гамәлдәге хезмәткәрләргә ярдәм итә», - ди ветераннар Советы рәисе Рәфис Шиһапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев