7 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Татфондбанк һәм ИнтехБанкның 921 эшмәкәр клиенты "кайнар линия"гә мөрәҗәгать иткән
Татарстанда операция эшчәнлеген туктаткан банкларның клиентлары - эшмәкәрләр сораулары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән туры элемтә үз эшен дәвам итә. 6 гыйнварга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына "кайнар линия" буенча 921 эшмәкәр мөрәҗәгать иткән, аларның 441е ташламалы шартларда микрозайм алу шартлары турында сораган.
-
Алексеевскида 7 гыйнварда һава торышы.
Көн болытлы булачак.
-
Бүген – Раштуа бәйрәме
Бүген Христиан динен тотучылар иң зур бәйрәмнәрнең берсе Раштуаны билгеләп үтә.
-
Татарстан Президенты республикада православие динен тотучыларны Раштуа белән тәбрик итә
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм! Вифлеем йолдызының ягымлы нурлары бик күп гасырлар элек Коткаручының тууы турында хәбәр бирде, бүген дә ул дөньядагы барлык христианнарның күңеленә яктылык, иман, өмет һәм сөю өстәп тора. Раштуа миһербанлылык, Ана булу бәхете кебек олы хисләр белән сугарылган, ул...