9 декабрь 2011 яңалыклары
-
«Танышырга рөхсәт итегез»
6 декабрьдән 26 декабрьгә кадәр районда "Танышырга рөхсәт итегез" исеме астында акция үткәрелә. Акция ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 2011 елның 5 декабреннән 649нчы боерыгы нигезендә үтә. Аның максаты-халык арасында полициянең участок уполномоченныйлары абруен күтәрү, гражданнарның тору урыннарында хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлекне активлаштыру.
-
Шундый «егет» яши
Лебедино авыл җирлеге территориясендә кайчандыр үзенең терлекчелек фермалары, ремонт остаханәләре, техникалары, ә иң мөһиме, орденлы хезмәтчәннәре белән дан тоткан зур булмаган авыл бар... Нигездә хәзер анда күңелләре белән яшь булган олы яшьтәге кешеләр яши. Михаил Фирсов-шундыйларның берсе. Михаил Андреевич 1927 елның 21 ноябрендә Новоспасск авылында туа. Бала чактан авыр авыл...
-
Күңел җылысы һәм мәхәббәте белән
"Ташларны тарату вакыты бар һәм аларны җыю вакыты бар",-ди халык мәкале. Юбилей кешенең шул ташларны җыярга тулы хокукы булган вакыттыр. 18 ноябрьдә Сания Шәүкәт кызы Вәлиевага 70 яшь тулды. Авылда бу гаҗәеп ханымны, исеме математика һәм сызым белән аерылгысыз бәйләнгән үз эшенең профессионалын белмәгән кеше юктыр. 35 ел ул Урта...
-
Алексеевскилылар бердәм булып катнаштылар
Районда алтынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутатларын сайлау барышында тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды. "Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутатларын сайлау турында"гы Федераль Законның 86нчы маддәсе һәм "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында"гы Федераль Законның 70нче маддәсенә туры китереп, тавыш...
-
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
Бу дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясе тарафыннан булдырылды. Традиция буенча бу көнне дәүләтләр-БМО әгъзалары җәмәгатьчелеккә бу юнәлештә эшләнгән илкүләм чаралар турында хәбәр итәләр. Менә инде биш елдан артык районда шулай ук коррупциягә каршы тору буенча комиссия эшли. Шул уңайдан җәмәгать урыннарында: "Карусель" әйберләр базарында, теркәү палатасында һәм үзәк район...
-
Татарстанныкын сат!
Бу девиз ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы А.Саунин һәм икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Т.Сергеева катнашында бу елның 10 аенда районда алкогольле продукция сату буенча үткәрелгән киңәшмәдә иң мөһим девиз булгандыр, мөгаен. Районда алкогольле продукцияне 113 сәүдә объекты ваклап сата. Шулардан 43 нокта-район үзәгендә һәм 70е...