Яңа елда –яңа өйгә!
3 ветеран һәм Ялкыннан иске йортлардан яңа өйләргә күчкән 8 гаилә яңа 2013 елны нәкъ шундый девиз астында каршылады.
Узган елның 29 декабрендә Салих Баттал урамында ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән тагын бер йорт артты. Урманасты Шунталысы авылыннан Рәшидә Мәхмүтова һәм Кр. Бараннан Владимир Баранов хәзер күршеләр...